САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Россия пенсия фонды 2013-2014 елгы күчеш кампаниясенең нәтиҗәләрен игълан итте

Россия пенсия фонды гражданнарның 2013-2014 елларда пенсия тупланмаларын идарәче кампанияләргә һәм дәүләтнеке булмаган пенсия фондларына күчерү буенча нәтиҗә ясады. Бу кампаниядә Пенсия фонды ике ел эчендә гражданнардан алынган гаризаларны карады. Пенсия фонды 2013 ел өчен нәтиҗә ясауга карамастан дәүләт Пенсия фонды һәм дәүләтнеке булмаган Пенсия фондлары арасында пенсия тупланмаларын тапшыру...

Россия пенсия фонды гражданнарның 2013-2014 елларда пенсия тупланмаларын идарәче кампанияләргә һәм дәүләтнеке булмаган пенсия фондларына күчерү буенча нәтиҗә ясады.

Бу кампаниядә Пенсия фонды ике ел эчендә гражданнардан алынган гаризаларны карады. Пенсия фонды 2013 ел өчен нәтиҗә ясауга карамастан дәүләт Пенсия фонды һәм дәүләтнеке булмаган Пенсия фондлары арасында пенсия тупланмаларын тапшыру мароториясе булмау сәбәпле пенсия тупланмалары акчалары күчерелмәгән иде.

2013-2014 елгы күчеш чорында Пенсия фонды территориаль органнары дәүләтнеке булмаган пенсия фондлары һәм идарәче кампанияләрдән барлыгы 24,8 миллион, шуның эченнән 2013 елда - 18,1 миллион, 2014 елда - 6,7 миллион гариза кабул иттеләр .

Гаризаларны караганда ике ел эчендә гражданнардан кергән гаризаларның иң соңгылары гына каралды. Кайбер гражданнарның 2013 елдагы гаризалары, кайберләренең 2014 елдагы гаризалары канәгатьләндерелде. Шул ук вакытта гариза 2013 елда язылып, уңай карар кабул ителсә дә, 2014 елда кабат язылса, ул яңадан карала.

2013-2014 елларда кергән гаризалар эченнән 12,3 миллионы уңай хәл ителгән (кергән гаризаларның 74% ы). Шулар эченнән Дәүләтнеке булмаган пенсия фондларын, яисә идарәче кампанияләрне сайлап язылган 10,4 млн. гариза буенча пенсия тупланмалары күчерү күздә тотыла. 2015 елның 1 мартына пенсия тупланмаларын саклауның гарантия системасына кертелгән 24 дәүләтнеке булмаган пенсия фондларында исәпкә алынган гаризалар канәгатьләндерелде (гарантия системасына кергән дәүләтнеке булмаган пенсия фондлары турындагы исемлекне кертемнәрне иминиятләү Вәкиллегеннән белергә мөмкин). 2015 елның 1 мартыннан 31 декабренә кадәр гарантия системасына керергә мөмкин дәүләтнеке булмаган пенсия фондлары дәүләтнеке булмаган пенсия фондларын сайлау турындагы 1,9 млн. гаризаны 2015 елда канәгатьләндерергә тиеш ( 2015 елда иминиятләнгән затлардан яңа гаризалар булмаган очракта).

Канәгатьләндерелгән һәм үтәлгән 10,4 млн. гражданның гаризалары нигезендә 6,1 млн. кеше пенсия тупланмаларын Россия пенсия фондыннан дәүләтнеке булмаган пенсия фондларына күчерделәр; 335,8 мең кеше дәүләтнеке булмаган пенсия фондларыннан дәүләт пенсия фондларына кире кайтты; 432,7 кеше идарәче кампанияләрен үзгәртте; 3,5 млн кеше бер дәүләтнеке булмаган пенсия фондыннан икенчесенә күчте. Дәүләтнеке булмаган Пенсия фондлары пенсия тупланмаларын яңа иминиятләүчегә тапшырырга тиеш, шул ук вакытта пенсия тупланмаларын саклауны гарантияләүче системага кермәүче дәүләтнеке булмаган пенсия фондлары пенсия тупланмаларын башка пенсия фондларына тапшырырга тиешләр, әмма пенсия тупланмалары аларга күчерелмәячәк.

Барлыгы 2013-2014 еллар нәтиҗәсе буенча 24 Дәүләтнеке булмаган Пенсия фондларына 399,2 млрд. сум акча күчкән. Пенсия тупланмалары Пенсия фонды тарафыннан 2015 елның июнь азагына кадәр идарәче кампанияләргә, шулай ук «Тышкы экономик банк» дәүләт идарәче кампаниясенә тапшырылачак.

2013-2014 күчеш чорында «Тышкы экономик банк» дәүләт идарәче компаниясендәге пенсия тупланмаларын 51,9 млн.гражданин формалаштырса, дәүләтнеке булмаган пенсия фондларындагыны - 28,3 млн., шәхси идарәче кампанияләрдәгене - 482,5 мең гражданин формалаштыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев