Россия мәгариф министры нинди тәкъдим ясаган?

Укытучылар көндәлек һәм сыйныф журналы, эш программасы һәм тематик план гына язарга тиеш, ди Ольга Васильева.

Мәктәп укытучылары бары тик дүрт төрдәге документ тутырырга тиеш: көндәлекләр һәм сыйныф журналлары, эш программасы һәм тематик планнар. Моны Хезмәт кодексында билгеләп куярга кирәк. Дәүләт Думасында Парламент тыңлауларында Россия мәгариф министры Ольга Васильева шул турыда әйтте. Бу хакта "Интерфакс"хәбәр итә.

Васильева сүзләренчә, хәзер укытучыларга артык хисап йөкләнгән. Сүз салым хезмәтеннән башлап, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына кадәр булган төрле ведомстволардан килгән сорауга җавап язу турында бара. Министр "боз сөңгеләре фотоларын", "мәктәп ишегалдында утыртылган агачлар санын", “катнашучыларның санын – малайларны аерым һәм кызларны аерым күрсәтеп” бирегез кебек таләпләрне сәер дип саный.

Укытучыларны әлеге таләпләрдән аралау өчен, Мәгариф һәм фән министрлыгы методик тәкъдимнәр эшләде һәм Хезмәт кодексына тиешле төзәтмәләр кертүгә ирешергә өметләнә, дип вәгъдә итте ул.

Васильева шулай ук педагогик югары уку йортларын тәмамлаучыларның 70 проценты гына диплом ала, яртысы гына мәктәптә эшли, дип хәбәр итте. Министр яшь белгечләрнең эшләргә мәктәпкә бармавын артык хисаплардан һәм хезмәт хакы буенча билгесезлектән курку белән аңлатты. Чыгарылыш студентларының куркуының тагын бер сәбәбе итеп практика җитмәүне атады.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/06/24/188662/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • 20 сентябрь 2021 - 11:52
    Сарманда ярминкә гөрләде
  • 6 сентябрь 2021 - 14:52
    Яңа Саклауда һәйкәл ачтылар
  • Көзге депрессия белән ничек көрәшәсез?
    6 кеше тавыш бирде
  • Сарманлылар нефтьчеләрнең иҗтимагый советы эшендә катнаштылар
  • Сарманда ярминкә гөрли
  • Сарманлылар Гаилә көнен бәйрәм иттеләр
  • Сарман районы Урта Әләзән Сабан туенда Татарстанны тәкъдир итте
  • Ретро машиналар парады ветераннарны сугышчан яшьлекләренә алып кайтты
  • Бөек Җиңүгә багышланган парадны район халкы горурланып карады
  • Сарман халкы Бөек Җиңү бәйрәмен бердәм булып каршы алды
  • Сарманда “Нәүрүз” гөрләде
  • Әзһәр аганың яңа китабы тәкъдир ителде
  • Мор өстендә картингчылар ярыша