САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Россиядә 1 февральдән ана капиталы һәм декрет акчалары арта

2023 елда хезмәт хакының минималь күләме арта һәм аңа бәйле дәүләт пособияләре дә артачак.

Шул исәптән, ана капиталы, декрет акчалары һәм бала караган өчен түләнә торган түләүләр дә арта. Бу хакта Г.В. Плеханов исемендәге РЭУның статистика кафедрасы доценты Ольга Лебединскаяга сылтама белән «Российская газета» яза.

Белгеч әйткәнчә, ана капиталының күләме 1 февральдән үк үзгәрә – беренче бала өчен 65 меңгә (589,5 мең), икенче балага 86 меңгә (779 мең) артачак. Ә ата-аналар беренче бала өчен ана капиталын теркәп өлгергән булса, икенче бала өчен аларга 189,5 мең тиеш була, монда акча 20,9 меңгә арта.

Бала тугач бер тапкыр түләнә торган акча быел 23 011 сум була.

Яшь ярымга кадәр бала караган өчен түләнә торган айлык минималь пособие дә арта. Хәзер әниләр 8 630 сумга кадәр акча ала алачак, әмма бу 33 281 меңнән (уртача хезмәт хакының 40 процентыннан) артык булырга тиеш түгел. Бу түләү эшләүче әти-әниләргә генә түгел, ә эшсезләргә дә түләнергә тиеш, дип искәртте белгеч.

Ольга Лебединская әйткәнчә, болар белән беррәттән декрет акчасы, шулай ук больничный түләүләре һәм яңа туган бала өчен түләүләр дә арта.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев