САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Роспотребнадзор мәктәпләргә 177 млн сум штраф салган

Роспотребнадзор Россия мәктәпләрен яңа уку елына әзерлеген тикшерү кысаларында укучылар өчен меңнән артык кием үрнәген тикшергән.

Роспотребнадзор Россия мәктәпләренең яңа уку елына әзерлеген тикшерү кысаларында, уку йортларына санитария таләпләрен бозган өчен 177 млн сум штраф салган. Административ җәза турында 25 меңгә якын карар чыгарылган, административ җаваплылыкка тарту өчен 3 мең чамасы эш судка җибәрелгән. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Яңа уку елына хезмәт мәктәп, су белән тәэмин итү системасы, канализация, ягып җылыту ремонтына, мебель һәм техника алу, территорияне төзекләндерүгә кагылышлы 16 меңнән артык күрсәтмә бирелгән.

 

Роспотребнадзор Россия мәктәпләрен яңа уку елына әзерлеген тикшерү кысаларында укучылар өчен меңнән артык кием үрнәген тикшергән, аларның 11 проценты мәҗбүри таләпләргә туры килми. Бу продукция әйләнештән алынган.

Уку елы алдыннан 20 августтан 3 сентябрьгә кадәр Роспотребнадзорның төбәк идарәләрендә ата-аналар өчен балалар товарлары сыйфаты һәм куркынычсызылыгы мәсьәләләре буенча кайнар линия оештырылачак. Узган ел кайнар линиягә 9 мең чамасы мөрәҗәгать булган.

 

Фото:https://pixabay.com/

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев