Җәлил поселогында урнашкан картлар һәм инвалидлар йортында Халыкара инвалидлар көнен билгеләп үттеләр
Бүген Халыкара инвалидлар көне уңаеннан районда күп төрле чаралар үткәрелде. Аның берсе - Җәлил поселогында урнашкан картлар һәм инвалидлар йортында. Аңа гомер көзләрен әлеге йортта үткәрүче физик мөмкинлекләре чикләнгән яшьләр һәм өлкәннәр чакырылган иде. Алып баручы аларның һәркайсы турында кыскача мәгълүмат бирде, алар адресына иң җылы сүзләрен җиткерде. Бәйрәмдә катнашучыларның...
Бүген Халыкара инвалидлар көне уңаеннан районда күп төрле чаралар үткәрелде. Аның берсе - Җәлил поселогында урнашкан картлар һәм инвалидлар йортында.
Аңа гомер көзләрен әлеге йортта үткәрүче физик мөмкинлекләре чикләнгән яшьләр һәм өлкәннәр чакырылган иде. Алып баручы аларның һәркайсы турында кыскача мәгълүмат бирде, алар адресына иң җылы сүзләрен җиткерде.
Бәйрәмдә катнашучыларның кайберләрен язмыш җилләре кая гына ташламаган да, нинди генә хезмәтләр башкармаганнар алар. Икмәк тә үстергәннәр, йортлар да төзегәннәр, тимер юллар да салганнар. Ә кайберләре туганда ук язмыш тарафыннан кыерсытылганнар. Шунысы яхшы, өлкәнәйгән көннәрендә алар язмыш кочагына ташланмаганнар. Бөтен уңайлыклары булган уртак ояга урнаштырылганнар, һәрвакыт караулы һәм тәрбиядә яшиләр. Авырып китсәләр дә, яннарында - шәфкать туташлары, табиблар.
Биредә яшәүчеләр хакында чын мәгънәсендә "көчле рухлылар" дип әйтергә була. Мөмкинлекләре чикләнгән булуга карамастан, вакытларын кызыклы һәм файдалы итеп үткәрергә тырышалар. Гөлфирә шигырьләр язса, Фәрит абый менә дигән итеп баянда уйный. Әлфис абый шулай ук шигырьләр яза. Ә кемнәрдер китап укырга ярата. Кул эшләре белән шөгыльләнүчеләр дә бар. Бәйрәм уңаеннан да кул эшләреннән күргәзмә төзеп куйганнар.
Аларны иң элек район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова тәбрикләде, сихәтлек, күңел тынычлыгы теләде. Халыкны социаль яклау бүлеге начальнигы Гөлнара Хуҗина, район ветераннар советы рәисе Нәҗип Миннеголов, Россия пенсионерлар берлегенең район бүлеге рәисе Нурсинә Хәйруллина, Сарман авыл җирлеге башлыгы Илнур Хәсәнов, Җәлил поселок җирлегеннән Эльза Булатова, ветераннар советы рәисе Сания Гыйззәтова, йортның "хуҗабикәсе" Зөлфия Сәлахова һәм башкалар да алар адресына иң матур теләкләрен җиткерделәр, кыскача аларның көнкүрешен яхшырту уңаеннан башкарылган эшләр белән таныштырдылар. Шунысы да куанычлы: авыл җирлекләре башлыклары һәм ветераннар советлары рәисләре үз җирлекләреннән картлар йортына китерелгән өлкәннәр һәм инвалидлар турында аннан соң да кайгыртып торалар. Бу юлы да алар авылдашлары янына хәл белергә, бәйрәм белән котларга, күчтәнәчләр тапшырырга килгәннәр иде. Туган авылларын сагынып яшәүчеләрне алып китеп, авылларын күрсәтеп, кунак итеп китерүне дә башкаралар алар.
Физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр һәм өлкәннәр хөрмәтенә иң матур җырлар яңгырады. Ә Рәсимә Тимирова шушы көннәрдә 80 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үткән. Аны үзе хезмәт куйган ППН-2 нең профсоюз комитеты рәисе Наталья Яковлева истәлекле бәйрәме белән тәбрикләде.
- Биредә ике елдан артык яшим. Барысы да бик яхшы, - ди Рәсимә апа.
Нәҗип Миннеголов үз чыгышында бик гыйбрәтле фикер җиткерде:
- Бу көн бәйрәм генә түгел, физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр турында тагын бер тапкыр искә төшерү, һәм мондый көннәр күбрәк булсын иде.
Чыннан да, алар хакында елның һәр көнендә искә төшерик, алар йөрәге аша үтә торган авырлыклар турында онытмыйк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев