САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Рәмзия Закированы "Сарман" үстерде

.

Реклама

- Без кечкенә чакта иң популяр профессияләр икътисадчы һәм юрист иде бит. Шуңа күрә шактый озак, юрист булам, дип йөргән хәтердә. Хәер, «Сарман» газетасында язмаларым 5 нче сыйныфтан басылды кебек. Беренчесе - әтиемнең әнисе Бәһиҗә әбием турында иде. Мәктәптә физика укытучысы Мөнирә апа Исмәгыйлева белән бергә язган хәтердә калган. Журналистикага иң беренче юл ачучы ул булгандыр. Шуннан мәктәпкә кайсыдыр газета, әллә журналдан кунакка килделәр дә, бу профессия турында шулай тәмләп сөйләделәр һәм бөтен планнарымны боздылар. Өйгә кайтып, "булды, мин журналист булам”, дидем. Әти-әни аптыраганнар иде. Аннары мин инде ешрак яза башладым. «Сарман» белән дуслаштым. Рәйхана апа Мирсәетовага зур рәхмәт әйтәсем килә, аны остазым дип саныйм. I-II курсларда укыганда, җәйге практиканы «Сарман»да үттем бит, ул мине профессиянең эчке дөньясы белән таныштырды да инде. Яңадан һөнәр сайлау мөмкинлеге булса, һичшиксез, журналистиканы сайлыйм, әлбәттә. Журналистика - минем өчен энергия чыганагы. Эшем мине төрле шәхесләр белән таныштыра, үсешкә этәрә, яшәргә көч-дәрт бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X