САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Конкурслар һәм акцияләр

"РИТЭК" җәмгыяте район оешмаларына да булыша

«РИТЭК» җәмгыяте һәм «ЛУКОЙЛ» хәйрия фонды тарафыннан үткәрелгән VII социаль һәм мәдәни проектлар конкурсына нәтиҗә ясалды. Анда районнан да берничә оешма катнашып, җиңүгә иреште. Җәлил картлар һәм инвалидлар йорты конкурсның "Рухият һәм мәдәният" номинациясендә "Өлкән кешеләр өчен уңайлылык - бәхетле картлык нигезе" дигән темада җиңеп чыкты. Грант акчаларына "Безнең кадерле...

«РИТЭК» җәмгыяте һәм «ЛУКОЙЛ» хәйрия фонды тарафыннан үткәрелгән VII социаль һәм мәдәни проектлар конкурсына нәтиҗә ясалды. Анда районнан да берничә оешма катнашып, җиңүгә иреште.

Җәлил картлар һәм инвалидлар йорты конкурсның "Рухият һәм мәдәният" номинациясендә "Өлкән кешеләр өчен уңайлылык - бәхетле картлык нигезе" дигән темада җиңеп чыкты. Грант акчаларына "Безнең кадерле ветеран" акциясе кысаларындагы эшләр дәвам иттереләчәк - ветераннар бүлмәләренә күпфункцияле караватлар алыначак.

Җиңүчеләрнең икенчесе - район киноучреждениесе. Ул "Энергия - кеше мәнфәгатьләрендә"номинациясендә "Кино - һәркем өчен" дигән проект белән катнашты. Грант акчаларына ачык һавада кино күрсәтү җайланмалары алыначак.

Җиңү яулаган проектларның өченчесе - район ветераннар һәм ивалидлар оешмасыныкы. Оешма белгече Лилия Мәүлиева:

Реклама

- «РИТЭК» җәмгыяте һәм «ЛУКОЙЛ» хәйрия фонды тарафыннан үткүрелүче конкурсларда беренче генә катнашуыбыз түгел. 2014 ел безнең өчен аеруча уңышлы булган иде. Ул чакта төрле юнәлештәге җиде проектыбыз грантка ия булды, акчаларына инвалид коляскалары, таяклар алдык, авылларда ветераннар советлары рәисләренең эш урыннарын җиһазладык, "Бәрмәнчек" фольклор ансамбле катнашында Питрау бәйрәме уздырдык, музыка уен кораллары алдык. Шулай ук без экология, әйләнә-тирәне ямьләндерү темасына зур игътибар бирәбез. "Гаҗәеп балачак дөньясы" проекты акчаларына Чукмарлы авылында балалар мәйданчыгы ясалып җиһазландырылды. Чишмәләрне төзекләндерүгә юнәлтелгән өч проектыбыз да җиңүче дип табылды. Берсе - Анак авылында, икенчесе Чукмарлыда чишмәләрне төзеләндерүгә тотылды. Быелгысы Шәрләрәмә авылындагы Рамазан чишмәсен төзекләндерүгә китәчәк.

Конкурс җәмәгать оешмаларының һәм халыкның территорияләрнең социаль проблемаларын хәл итүгә юнәлтелгән инициативаларына булышлык итү максатыннан оештырыла. Анда коммерциячел булмаган оешмалар, авыл җирлекләре, дәүләт һәм муниципаль бюдңет оешмалары катнаша алалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X