Рәис Кәлимуллин 8 март белән котлап үзенең теләкләрен белдерә

Яз күңелнең иң нечкә кылларына кагылып үтә, иркәли, дөньяга, яшәешкә өмет сулышы өрә, яхшылыкка өнди. Сез - кадерле әби-апаларыбыз, сеңелләребез, кызларыбыз да яз кебек нәфис, ягымлы, гүзәл һәм кадерле. Шуңа күрә дә 8 март - җир йөзендә иң якты һәм матур, чын мәгънәсендә бөтенхалык бәйрәме. Кадерле хатын-кызлар! Сезгә, якыннарыгызга ныклы...

Яз күңелнең иң нечкә кылларына кагылып үтә, иркәли, дөньяга, яшәешкә өмет сулышы өрә, яхшылыкка өнди. Сез - кадерле әби-апаларыбыз, сеңелләребез, кызларыбыз да яз кебек нәфис, ягымлы, гүзәл һәм кадерле. Шуңа күрә дә 8 март - җир йөзендә иң якты һәм матур, чын мәгънәсендә бөтенхалык бәйрәме.
Кадерле хатын-кызлар! Сезгә, якыннарыгызга ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете телим. Һәр көн сезгә канәгатьлек хисе һәм шатлык алып килсен. Барлык хыялларыгыз, теләкләрегез гамәлгә ашсын. Гаиләләрегездә, күңелләрегездә тынычлык, иминлек, мәхәббәт һәм муллык хакимлек итсен. Йөзләрегез һәрвакыт балкып торсын.
Гүзәл затлар, сылукайлар,
Сез безгә һәрчак кирәк.
Сез булганда гына тибә
Җир йөзендә һәр йөрәк.
"Җәлил чаткылары" әдәби-иҗат берләшмәсе җитәкчесе Рәис Кәлимуллин.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • 4 февраль 2021 - 13:50
    Фирдүс Тямаевтан - «Татарлар» җыры
  • 21 гыйнвар 2021 - 16:19
    Сарман районыннан Илгиз Мусин “Джентельмены удачи” кинофильмында уйный
  • 2021 елга нинди максатлар куйдыгыз? .
    7 кеше тавыш бирде
  • Мор өстендә картингчылар ярыша
  • Сарманда ярминкә гөрләде
  • Автомобиль йөртүче әбиләр һәм бабайлар ярыштылар
  • 9 май. Сарманда ветераннарны котлау
  • "Әниләр һәм бәбиләр” Сарман сәхнәсен гөрләтте
  • Сарманда креатив чаналар фестивале үтте
  • Реконструкциядән соң Россия Эчке эшләр министрлыгының Сарман районы буенча бүлеге бинасы ачылды
  • Районда Уңыш бәйрәме узды.
  • Сарманлылар Яңа Бүләккә бардылар
  • Районга Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча вәкил Гүзәл Удачина килде
  • 5 март 2021 - 14:32
    Зөбәрҗәт туйга килеп җиткәннәр
    Зөбәрҗәт туйга иң бәхетлеләр – кыенлыкларга бирешмәүче, мәхәббәт хисен еллар агышында, тормыш юлында очраган давылларда саклап кала алучылар гына килеп җитә алалардыр.
    220
    0
    0