САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Рәис абый Балтамакка мәхәббәтен көйгә салган

.

“Балтамак” авылы турындагы шигырьгә көй язган Яр Чаллы педагогия көллиятенең югары квалификацияле җыр һәм музыка укытучысы, социология фәннәре кандидаты, Татарстан Республикасының атказанган укытучысы Рәис Мотыйгулла улы Миңнеголовның кулыннан бәйрәм буе гармуны төшмәде. Ул очрашуга кайтканнарга музыкаль сәламен дә юллады, авылдашларын җырлатты да, биетте дә. 
- Шушы авыл тормышка өйрәтте, тәрбияләде, кеше итте безне. 1957 елда, чүпрәк букча асып, менә шушы урында урнашкан башлангыч мәктәпкә укырга килгән идем (урынын күрсәтә – авт.). егерме икеләп бала укыдык без. Дүрт класска бер укытучы иде. Мөнәздәха апа безне язарга, укырга, санарга өйрәтте. Дүртенче сыйныфтан соң, сигезгә кадәр, Рангазарда укыдык, аннан урта белемне Александровка мәктәбендә алдык. Сыйныф җитәкчебез Хәммәт абый безне укытып кына калмады, тормыш дәресләре дә бирде. Классташлар белән очрашкан саен, хөрмәтле укытучыларыбызны искә алабыз, урыннары оҗмахта булсын, дип телибез. Мин Балтамак авылы кешеләренә сокланам. Һәркем бу тормышта үз юлын тапты, белемле булды, иң мөһиме, чын кешеләр булдылар. Киләчәктә дә очрашып, күрешеп, бер-беребезнең хәлләрен белешеп яшәргә язсын. Без барыбыз да шушы авылдан, тормышның төбеннән күтәрелдек, тамырларыбыз шушыннан, - диде Рәис абый һәм, авыл урамнарын яңгыратып, моңлы җырын сузды.

Реклама

Альбина Сабирова язмасы, фотолары hәм видеолары 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X