САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ринат Хәйров Әлмәттә аутист-балаларның әти-әниләре белән очрашты

Ринат Хәйров аутист-балаларны адаптацияләү буенча дәүләт программасын кабул итәргә кирәк дип саный. Әлмәттә үзенчәлекле балаларның әти-әниләре белән үткәрелгән очрашуда Дәүләт Думасы депутаты бу мәсьәләне федераль дәрәҗәдә алга этәрергә әзерлеген белдерде. Әлмәттә аутик спектрларында тайпылыш булган балаларга комплекслы ярдәм программасы эшләнде. Дәүләт Думасы депутаты Ринат Хәйров ярдәме белән ул быелның 1...

Ринат Хәйров аутист-балаларны адаптацияләү буенча дәүләт программасын кабул итәргә кирәк дип саный. Әлмәттә үзенчәлекле балаларның әти-әниләре белән үткәрелгән очрашуда Дәүләт Думасы депутаты бу мәсьәләне федераль дәрәҗәдә алга этәрергә әзерлеген белдерде.

Әлмәттә аутик спектрларында тайпылыш булган балаларга комплекслы ярдәм программасы эшләнде. Дәүләт Думасы депутаты Ринат Хәйров ярдәме белән ул быелның 1 сентябреннән шәһәрнең гомуми белем бирү мәктәпләренең берсендә старт алачак. Депутат, мондый программа федераль дәрәҗәдә кабул ителергә тиеш, дип саный.

- 21 нче мәктәп базасында без аутизмлы балаларны социализацияләүгә юнәлтелгән пилот проектны тормышка ашырырга уйлыйбыз. Эксперимент нәтиҗәләре буенча әлеге тәҗрибәне киләчәктә тарату турында карар кабул итәчәкбез. Барысы да барып чыгар дип уйлыйм. Бу - безнең тормыш, бу -безнең балалар. Алар үзләрен ташланган дип хис итәргә тиеш түгелләр, без аларга ярдәм итәргә тиеш. Без - депутатлар мондый гаилә проблемаларын хәл итү белән федераль дәрәҗәдә шөгыльләнергә тиеш, - дип билгеләп үтте Ринат Хәйров.

Әлмәт психоневрология диспансеры мәгълүматларына караганда, Әлмәт районында психикасында менталь тайпылышлар булган 224 бала исәптә тора. Аларның 174 е - инвалид. Ә 23 бала "Иртә балалар аутизмы" диагнозы белән күзәтүдә тора. Аларның бик азы гына коррекцион мәктәпләргә яки балалар бакчаларына йөри. "Аутизм. Җәмгыятькә юл" программасын эшләүне үзенчәлекле балалар тәрбияләнүче 30 Әлмәт гаиләсен берләштергән җәмәгать оешмасы тәкъдим итте. 1 сентябрьдән 5 шундый бала башка укучылар белән бергә гадәти сыйныф парталары артына утырачак. Аларга яшьтәшләре арасында җайлашырга махсус программа буенча укытылган тьюторлар ярдәм итәчәк.

Программа җитди финанслауны таләп итә. Аны тормышка ашыру өчен бер елга гына да миллион сумнан артык акча кирәк. 900 мең сум тирәсе белгечләр һәм ресурс бүлмәсе педагогы өчен кирәк булачак. Ресурс бүлмәсе - махсус җиһазланган бүлмә. Ринат Хәйров - аутист-балаларны адаптацияләү проблемасын комплекслы карау һәм хәл итү ягында. Бу - күп аспектлы мәсьәлә: финансларны, кадрлар әзерләүне, юридик якны, максатчан программага кертүне хәл итәргә кирәк. Нәкъ менә шуңа күрә дә депутат, мәсьәләне федерация дәрәҗәсендә күтәрүне кирәк, дип саный.

- Җаваплы караган, бөтен якларын да уйлаган очракта, теләсә-нинди проблеманы хәл итеп була, - ди Ринат хәйров.

Аутизм - бөтен дөнья өчен уртак проблема. Бу проблема зур тизлек белән тарала. Бөтендөнья Сәламәтлек Саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, аутист-балалар саны ел саен 13 процентка арта.

almet-rt.ru сайтыннан фото

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев