САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Рифат Зарипов хастаханәгә эләккән+ВИДЕО

Җырчы, пародия һәм юмор остасы, күпкырлы талант иясе Рифат Зарипов концертын кичектерергә мәҗбүр булган. Бу хакта ул Инстаграмда хәбәр итә. Кисәк кенә хәле начарланып китү сәбәпле артистны хастаханәгә китергәннәр. Биредә ул система белән дәвалана.

«Температура гына булса йөри идем, тамакка да бәрде, ни җырлап булмый, ни сөйләп булмый», – ди Рифат. Тамашачылары алдында зур уңайсызлану хисләре кичерә артист, «мондый кыяфәттә сезнең алда күренәсем килмәгән иде...», – дип көтелмәгәндә килгән авыруын аңлата ул.

 

Әлбәттә, беренче чиратта үз сәламәтлегеңне кайгыртырга кирәк, Рифат. Тамашачылар барысын да аңлый. Иң мөһиме – исәнлектә күрешергә язсын!

Фото: Инстаграм

http://www.sahne.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев