Россия Федерациясе Саклык банкының Сарман бүлекчәсе җитәкчесе итеп Исламова Резедә Әнвәр кызы билгеләнде. Ул 1967 елның 25 декабрендә Илексаз авылында туа. Сарман урта мәктәбен, Казан елга техникумының экономика факультетын тәмамлый. Соңыннан социаль һәм гуманитар белемнәр институтына укырга керә, бухгалтер учеты, анализ һәм аудит буенча экономист белгечлеген үзләштерә. Саклык банкы системасында...
Россия Федерациясе Саклык банкының Сарман бүлекчәсе җитәкчесе итеп Исламова Резедә Әнвәр кызы билгеләнде. Ул 1967 елның 25 декабрендә Илексаз авылында туа. Сарман урта мәктәбен, Казан елга техникумының экономика факультетын тәмамлый. Соңыннан социаль һәм гуманитар белемнәр институтына укырга керә, бухгалтер учеты, анализ һәм аудит буенча экономист белгечлеген үзләштерә. Саклык банкы системасында 1989 елның 9 мартыннан бирле эшли. Яңа вазифага билгеләнгәнче, бүлекчә җитәкчесе урынбасары булып хезмәт куя.
Тормыш иптәше белән ике ул үстерәләр.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз