САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Резин галош кияргә яратасызмы?

Резин галошларның килеп чыгышы хакында бүгенге көндә дә бәхәсләшәләр.

Галошмы, калошмы – ничек әйтсәң дә, дөрес була. Ашыкканда, тиз генә аякка киеп чыгып китәргә бик тә уңайлы аяк киеме ул. Яңгыр яуганда да, саз ерганда да, алар ярдәмгә килә. Ихатада йөргәндә дә, бакчада эшләгәндә дә, бигрәк яхшы.
Резин галошларның килеп чыгышы хакында бүгенге көндә дә бәхәсләшәләр. Кемдер аны - француз теленнән, кемдер грекчадан күчкән, дип исәпли. 1920 елларда галош кию хәтта модага кереп киткән, аны бездә экспорт өчен җитештергәннәр.
Кайбер мәгълүматларга караганда, галош 19 гасырда Англиядә барлыкка килгән. Икенче төрле фараз да бар: шул ук гасыр башында аларны Бостонга сатуга кайтарганнар. Шунысы да билгеле: аяк киемнәренә каучуктан чехоллар җитештерү өчен 1803 елда Рэдли исемле инглиз уйлап табучысы патент алган. Әлбәттә, яхшы идея булган, әмма ул ныклыкка тикшерүне үтә алмаган.
1839 елда АКШта Чарльз Гудиер каучукка сыгылмалылык сыйфаты кертә алган. Шул рәвешле резина барлыкка килгән. Әлеге уйлап табучының исеме белән автомобиль шиналары җитештерү буенча танылган дөнья компаниясе бәйле. Ничек кенә булса да, галошның җәй көне йомшара, ә кышын салкында ярыла торган үзлеге сакланган.
Хәзерге заманда исә галошның нинди генә төрләре һәм сыйфатлылары юк. Шунысы да кызык: резин галошларны заманча җитештереп, модалы аяк киемнәре рәтендә дә йөртәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев