САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Резидә - “Әйдә ТНВга!” бәйгесе финалисты

“Яңа гасыр“ телерадиокомпаниясе чыгарылыш сыйныф укучылары арасында быел да “Әйдә ТНВга!“ бәйгесе игълан иткән иде.

Конкурс шартлары буенча анда катнашучы 3 җиңүче Казан федераль университетының журналистика һәм медиакоммуникацияләр Югары мәктәбендә журналистика белгечлеге буенча белем алу өчен телерадиокомпаниянең грантын ота. Бәйгедә Җәлил бистәсенең икенче санлы мәктәбе укучысы Резидә Әлмиева да үзенең көчен сынап карады. Беренче турда катнашучылар “Якын дустым“ дигән темага эссе яздылар. Икенче турда видеороликлар тәкъдим ителде. Өченче тур – финал өлешендә билгеле алты шәхес белән әңгәмә корырга тиеш булдылар. Конкурсның беренче этабында 31 эш кабул ителгән. Икенче турдан соң бары тик алты кыз гына калган. Һәм 14 нче май үткән йомгаклау этабыннан соң өч кыз сайланып алынган.

Резидәгә җиңү елмаймады. Грантка Әлмәт шәһәреннән Закирова Әдилә, Чаллыдан Бахтиева Лиана һәм Арча шәһәреннән Төхфәтуллина Талия лаек булды. Тик шундый конкурсның финалисты була алу – осталык билгесе. Син кабат туган телебезне камил белүеңне, максатчан һәм үткен сүзле булуыңны күрсәттең. Уңышлар үзеңә, әлеге бәйге канатларыңны ныгыткан бер сынау булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев