САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Резидә “Ялкын” журналыннан таныклык алды

Икенче санлы Җәлил урта мәктәбенең 11 нче б сыйныфы укучысы Резидә Әлмиеваның Флүс Латыйфи исемендәге «Сәләткә нур булган йолдызлар» әдәби бәйгесендә беренче генә катнашуы түгел. Тик быелгы сигезенчесе аеруча истәлекле булды.

Ул гадәттәгечә Казандагы “Сәләт йорты”нда узды. Финалистлар өчен "Ялкын" журналы журналисты Айгөл Абдрахманова, "Идел" журналының бүлек мөхәррире Ландыш Фәйзуллина, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Эльмира Закирова, "Салават күпере" журналы мөхәррире Зилә Яз, журналистлар: Рөстәм Исхаков һәм Линар Закиров белән берлектә остаханә үткәрделәр. Алар һәр катнашучының эшенә бәя бирделәр, әсәрләр иҗат итүнең серләрен чиштеләр. Резидәнең «Публицистика» юнәлешендә үз яшендәге 18 конкурсант арасында 1 нче урынны яулавын зур горурлык белән игълан иттеләр. Ләкин әле дулкынландыргыч мизгелләр бетмәгән булып чыкты. Резидәбезгә “Ялкын” журналының штаттан тыш хәбәрчесе булуын раслаучы таныклык та тапшырылды. Киләчәген журналистика белән бәйләргә теләгән кыз инде берничә ел бу басма белән тыгыз элемтәдә яши, хыялына ныклы адымнар, иҗади уңышлар белән бара.

“Ялкын” журналын алдырмасак та, безнең якташ хәбәрчебезнең язмалары белән танышып бару мөмкинлегебез бар. Моның өчен Интернет челтәреннән “Ялкын” сайтына гына керергә кирәк. Анда Резидәнең үз блогы бар. Блогта хәбәрченең “Лидерлар мәктәбе” проекты кысаларында Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов белән очрашудан алган тәэсирләре дә, “Илһам” конкурсының зона турындагы фикерләре дә, башка бик күп кызыклы язмалары урын алган.

Бик тиздән, мөгаен, Габдулла Тукай исемендәге IX Халыкара шигырь укучылар бәйгесендә 3 нче урынны яулаган сыйныфташы Данил Баянов турында язма хасил булыр. Бәйгедән кайтканда бик озак гәпләшеп кайттылар алар. Эмоцияләре, кичерешләре, идеяләре ташып торган укучыларыма карап сокландым һәм горурландым мин. Телебезнең, милләтебезнең киләчәге бар әле, әнә бит нинди яшьләр үсеп килә!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев