САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Республиканың Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев районга эшлекле сәфәр кылды

.

Кунакны район башлыгы Фәрит Хөснуллин каршы алды һәм озатып йөрде. Миллилекне саклап, матур гадәтләрне яшь буында да тәрбияләү үрнәге булган Зур Нөркәй мәдәният йортында кунакларны татар халкының милли ризыклары – күпереп пешкән икмәк һәм чәк-чәк белән каршы алдылар. “Нөркәем” уен кораллары һәм “Зөбәрҗәт” балалар фольклор ансамбльләре чыгышларын җылы кабул итте “Милли Шура” рәисе.
- Сарман гомер-гомергә татар районы булды. Сөйләм теле, җыр-моңы, үзенә хас традицияләре белән аерылып торды. Ә моңы булган халыкның теле бар. Гармунлы авыл – бай авыл, - диде Васил Габтелгаяз улы.
Ул капиталь ремонт үткән урта мәктәп, балалар бакчасында булды, фельдшер-акушерлык пунктына керде, аларда хезмәт коллективлары белән очрашты, кабинетларның матурлыгына сокланды.
Районыбыз кунагы аннан “Нөркәй” агрофирмасының Юлтимер басуында булды, механизаторлар белән күреште, хәлләрен белешеп, бишкөнлек алдынгыларына бүләкләр тапшырды.
Район үзәгенең “Сандугач” балалар бакчасында кунакларны Сабантуйга дәштеләр. Татарның матур гадәтен биредә дә онытмаганнар. Милли ризыктан авыз итәргә тәкъдим иткәч, Васил Шәйхразиев татлы бавырсакны алып, үзе барлык балаларны, тәрбиячеләрне сыйлап чыкты, аннан балаларның чыгышларын карады, алар белән бергә чүлмәк ватты.
Аннан Васил Габтелгаязович мәшһүр җырчыбыз исемен йөрткән сәнгать мәктәбе коллективы белән очрашты, легендар шәхеснең һәйкәленә чәчәкләр салды. Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреатлары хөрмәтенә урнаштырылган стела да бик ошады аңа. Район мәдәният йорты каршында “Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит!” акциясе кысаларында узган чарада да катнашты.
Болар хакында тулырак газетабызның 21 август санында укыгыз.

Реклама


Альбина Сабирова язмасы, фотолары һәм видеолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев