САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Республика затлары» проекты Минтимер Шәймиев күргәзмәсе белән ачылды

Фәрит Мөхәммәтшин Республиканың беренче Президентын дөньякүләм масштабтагы сәясәтче дип бәяләде.

Казанда Татарстанның беренче Президенты, Татарстан Дәүләт Советы Киңәшчесе Минтимер Шәймиевка багышланган күргәзмә ачылды. «Республика затлары» дип исемләнгән күргәзмәләр циклын «Россия — минем тарих» мультимедиа паркы башлап җибәрде.

26 залдан торган күргәзмә Татарстан Республикасының беренче Президенты халык тарафыннан сайлануына 30 ел тулуга багышланган. 133 экранда фото- һәм видеоматериаллар тәкъдим ителгән. Минтимер Шәймиевнең шәхси материаллары да куелган. Алар арасында партиягә керү турында гариза, эш өстәле һәм кулдан язылган автобиография бар. 

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Минтимер Шәймиевнең беркайчан да авырлыклардан, халык белән ачыктан-ачык сөйләшүдән курыкмавын әйтте. «Аның үз фикере бар һәм ул аны кыюлык белән җиткерә белә. Без аннан сабырлыкка һәм оптимист булырга өйрәндек. Зирәклегенә һәрвакыт сокланабыз. „Йомшак нервлар белән хакимияткә керергә ярамый“, дип әйткәне әле дә истә», — ди ул.

«Советлар Союзы таркалган елларда аңа федераль үзәк белән гадәти булмаган карарлар кабул итәргә, мөнәсәбәтләрне җайларга туры килде. Федераль, хәтта дөньякүләм масштабтагы сәясәтче ул. Без Минтимер Шәриповичка аның дәресләре һәм ул еллардагы ярдәме өчен рәхмәтле», — диде Мөхәммәтшин күргәзмә ачылышында.

Ачылышта Минтимер Шәймиев алып барган сәясәтнең республикада тотрыклылык һәм гражданлык татулыгын саклап кала алуы хакында әйтелде. Татарстанның беренче президент җитәкчелегендә уңышлы һәм үсеш кичергән территория булуы билгеләп үтелде. 

Реклама

«Минтимер Шәрипович Татарстан икътисадын һәм без эшли алган продукцияне дөньяга тәкъдим итте, шул рәвешле, ярдәм кулын сузды. Халык эшсез калган елларда республикада авария хәлендәге торак фонды барлыкка килде, меңләгән кеше яңа торакка күченә алды. Ул һәрвакыт ярдәм итәргә әзер», — диде ТР предприятиеләре һәм сәнәгатьчеләре Ассоциациясе президенты Александр Лаврентьев.

 

Күргәзмә «1990 еллар», «2000 еллар» һәм «2010 еллар» (2020 елны да кертеп) хронологиясе буенча өч бүлектән тора. Биредә Татарстанның дәүләт суверенитеты турында Декларация, ТР Конституциясен кабул итү, Казанның 1000 еллыгы, 2013 елгы Универсиадага әзерлек һәм үткәрү, тузган торакны бетерү, газлаштыру һ.б. социаль программаларны гамәлгә ашыру хакында архивтагы сирәк материаллар, заманча фото- һәм видеоматериаллар бар.

ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Татьяна Ларионова күргәзмәнең ун көн дәвам итәчәген әйтте. «Алга таба республика тарихында үз эзен калдырган башка затларга багышланган экспозицияләр көтелә», — дип аңлатты. 

 

Чыганак:  tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X