САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Республика прокуроры районда халыкны кабул итте

Татарстан Республикасы прокуроры Илдус Нәфыйков район Башкарма комитетының кече утырышлар залында гражданнарны кабул итү үткәрде.

Бүген – 16 июнь көнне районга эшлекле сәфәр белән Татарстан Республикасы прокуроры Илдус Нәфыйков килде. Беррәттән ул район Башкарма комитетының кече утырышлар залында гражданнарны кабул итү дә үткәрде.
Илдус Сәид улына кабул итүгә барлыгы 9 кеше керде. Республика прокуроры аларның барысының да гозерләрен тыңлады, алар буенча ачыклагыч сораулар бирде. Кабул итүдә булучыларның шикаятьләре су тарифларына, опека һәм попечительлек, машина сату-алу, тулы ятимнәргә фатир юллау, коммуналь хезмәтләр өчен түләү һәм башка мәсьәләләргә кагылышлы иде. Илдус Сәид улы 4 гаризаны аппарат карамагына алды, ә калганнарын район прокуратурасы карамагына калдырды. Ләкин аларның хәл ителеше республика прокуратурасы тарафыннан контрольдә тотылачак.
Зөлфия Шәрипова язмасы һәм фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев