САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Республика хәйрия акциясендә Сарман районы да читтә калмады

"Нечкәбил" бәйгесендә без­нең ра­йон­нан Сар­ман "Сандугач" балалар бакчасының рус теле тәрбиячесе Гөлшат Мостафинаның һәм "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге психологы Фәридә Шәйдуллинаның кат­на­шуы турында без хәбәр иткән идек. Алар өчен 5 сен­тябрь­гә ка­дәр та­выш би­рер­гә мөм­кин. 16 августта Казан шәһәре "Здравушка" тернәкләндерү үзәгендә мөмкинлекләре чикле балалар өчен "Нечкәбил-2016" дип...

"Нечкәбил" бәйгесендә без­нең ра­йон­нан Сар­ман "Сандугач" балалар бакчасының рус теле тәрбиячесе Гөлшат Мостафинаның һәм "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге психологы Фәридә Шәйдуллинаның кат­на­шуы турында без хәбәр иткән идек. Алар өчен 5 сен­тябрь­гә ка­дәр та­выш би­рер­гә мөм­кин.

16 августта Казан шәһәре "Здравушка" тернәкләндерү үзәгендә мөмкинлекләре чикле балалар өчен "Нечкәбил-2016" дип исемләнгән Ана, матурлык һәм гаилә Республика конкурсы патронажы астында хәйрия акциясе узды.

Әлеге хәйрия акциясенә Фәридә ханым тегелгән йомшак уенчыклар алып барды. "Куяннар" һәм "аюлар" тегү процессына аның бөтен гаилә әгъзалары һәм дуслары үз өлешләрен керткәннәр.

- Күрсәгез сез балаларның шатлыктан ничек күзләре янганын! - диде Фәридә Фаязовна, Казаннан кайткач. - "Нечкәбил-2016" конкурсында гаиләм белән катнашуыма мин бик горурланам!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев