САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Региональ чемпионатта чыгыш ясаячак укучыларның исеме билгеле

9 октябрь көнне Сарман аграр көллиятендә “Авыл хуҗалыгы машиналарын эксплуатацияләү” компетенциясе буенча WorldSkils һөнәри осталык Региональ чемпионатының сайлап алу этабына старт бирелүе хакында хәбәр иткән идек.

Ул ике көн дәвам итте. Анда барлыгы 23 уку йортыннан конкурсантлар ярыштылар. Катнашучылар өч төрле модуль буенча үз белемнәрен сынадылар. Һәр номинациягә экспертлар билгеләнгән иде. Нәтиҗәдә “Двигатель” номинациясендә Сарман аграр көллият укучысы Раил Гайнуллин җиңүче дип танылды. “Электрон системалар, параллель йөртү системаларын программалаштыру” номинациясендә – Балык Бистәсеннән Илһам Галимов, “Гидравлика” модуле буенча Минзәләдән Михаил Гарнышев җиңүчеләр булдылар. Гомуми нәтиҗәләр буенча 37,35 балл белән Актаныш уку йорты укучысы Айвар Шәйхин беренче урынга лаек булды. 36,2 балл җыйган Сарман аграр көллияте укучысы Булат Хәлиуллин икенче урынны алды. Кукмарадан Кирилл Михайлов (35,95 балл) өченче булды. Мамадыш һәм Әтнә районнары исеменнән чыгыш ясаган конкурсантлар “Һөнәри осталык өчен” махсус призына ия булдылар. Җиңүчеләргә һәм призерларга, аларны бәйгегә әзерләгән остазларына Диплом тапшырылды.
- Призлы урыннарны һәм номинацияләрдә җиңүче булган егетләр ноябрь аенда узачак Региональ чемпионатта катнашачаклар. Аларга уңышлар телибез һәм барлык катнашучыларга да рәхмәт белдерәбез, - диде Зөбәер Зәйнетдин улы, бәйгегә йомгак ясап.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X