САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Райондашыбыз Регина Шәриповадан тәмле бәлеш рецепты

Сезнең игътибарга райондашыбыз Регина Шәриповадан тәмле тавык бәлеше рецептын тәкъдим итәбез.

Камыр өчен 1, 5 стакан җылы су яки сөткә чәй калагы очы белән генә сода салып болгатабыз, аннары 1 аш кашыгы майонез, ярты стакан сыек май, 450 гр он салып, камыр басабыз. Әзер камырны 15 минут каплап тотабыз.
Эчлек өчен тавык итен турап, сөякләрен, вак итеп туралган суган, бәрәңге, тәменчә тоз hәм борыч салып болгатабыз.
Алдан майланып куелган табага кабырны җәеп салабыз. Әчлекне бушатабыз. Бәлешнен өстен каплап, матур итеп бөгеп, бизәп куябыз.
Бәлешне 200-230 градустагы мичтә 2 сәгать пешерәбез!

Ашларыгыз тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев