САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Районыбыз табигатенең гүзәллегенә бергәләп сокланыйк

Туган якның кадерен белер өчен, чит җирләрдә йөреп кара, дигәннәр.

Шик тә юк, туган яктан да кадерле, якын җир юктыр ул, мөгаен. Гүзәл табигатьле урманнар, басу-кырлар, шифалы чишмәләр, тал-тирәкле су буйлары үзебезнең авылларыбызда да җитәрлек. Аларның матурлыгын, сихрилеген бары тик күрә һәм тоя белергә генә кирәк.
Хөрмәтле дуслар, һәркем табигатьтә булырга ярата. Күңелле мизгелләрне тарихка кертеп, хәзер барыбыз да ял иткән, барып күргән урыннарны фотосүрәткә төшерүне гадәткә кертеп барабыз. Күпләребездә андый фотоархивлар да туплангандыр инде. Әйдәгез, туган җиребезнең гүзәл почмакларын бергәләп барлыйк.
Әлеге язма астына комментарийларда, я булмаса, безнең электрон адреска (sarmangazetam11@mail.ru) үзегезнең фоторәсемнәрегезне юллагыз. Иң матурларын газета битләрендә дә бастырып барачакбыз.
Альбина Сабирова язмасы һәм фотолары
Рәсемнәрдә – Алан авылы табигате

Альбина Сабирова язмасы һәм фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев