САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Районның өч авыл җирлеге Республика муниципаль берәмлекләре арасында үткәрелгән смотр-конкурста җиңде

Казанда Республика көне алдыннан Республика муниципаль берәмлекләре арасында, Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы тарафыннан оештырылып, ел саен уздырыла торган смотр-конкурсына тантаналы төстә йомгак ясалды һәм җиңүчеләр бүләкләнде. Быел конкурс комиссиясендә Татарстанның барлык районнарыннан һәм шәһәр округларыннан 201 гариза тапшырылган иде. Конкурс нәтиҗәләре буенча 100 җиңүче билгеләнде (93 муниципаль берәмлек һәм...

Казанда Республика көне алдыннан Республика муниципаль берәмлекләре арасында, Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы тарафыннан оештырылып, ел саен уздырыла торган смотр-конкурсына тантаналы төстә йомгак ясалды һәм җиңүчеләр бүләкләнде. Быел конкурс комиссиясендә Татарстанның барлык районнарыннан һәм шәһәр округларыннан 201 гариза тапшырылган иде.

Конкурс нәтиҗәләре буенча 100 җиңүче билгеләнде (93 муниципаль берәмлек һәм ике шәһәр округының 7 муниципаль учреждениесе) һәм аларга 29 августта Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каршындагы мәйданда 100 "Шевроле Нива" машинасының ачкычлары тапшырылды.

Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы председателе урынбасары Римма Ратникова, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгәт Сәфәров, Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы рәисе Минсәгыйть Шакиров һәм башка рәсми затлар катнашты.

Җиңүчеләр арасында Сарман районының Янурыс, Александровка һәм Ләшәү-Тамак җирлекләре дә бар. Аларга Рөстәм Миңнеханов машина ачкычлары һәм дипломнар тапшырды.

Тагын да күбрәк фотолар - Сарман муниципаль районы порталында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев