САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Районның үзмәшгульләре салым хезмәткәрләре белән очраштылар

Бүген – 20 июнь көнне район үзәгендәге “Сарман” кинотеатрында районның үзмәшгульләре эшлекле очрашуда катнаштылар.

Россия Федерациясе Салым хезмәтенең Түбән Кама 11 нче районара инспекциясе начальнигы урынбасары Нәзирә Гыйләҗиева һәм инспекциянең оператив контроль бүлеге инспекторы – баш дәүләт салым инспекторы Леонид Тихонов районның үзмәшгульләренә һөнәри керемгә салым түләү, “Минем салым” кушымтасына теркәлү тәртипләре турында аңлаттылар, күпсанлы сорауларга җаваплар бирделәр. 
Очрашуда шулай ук район Башкарма комитетының территориаль үсеш бүлеге начальнигы Эльмира Ибраһимова да катнашты. 
Зөлфия Шәрипова язмасы һәм фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев