САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Районның яшүсмерләренә Россия көнендә паспортлар тапшырылды

Бүген илебез бәйрәм итә – Россия көне билгеләп үтелә. Бу уңайдан аның барлык почмакларында, шул исәптән районда да, төрле бәйрәм чаралары уза.

Сарманның үзәк ял паркы иртәдән гөрләп тора. Бүген үткән чараларның берсе – ундүрт яшьләре тулган яшүсмерләргә паспортлар тапшыру. 
Аларга паспортларны тантаналы рәвештә муниниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин тапшырды. Ул яшүсмерләргә әти-әниләренең таянычлары, илнең ышанычлы гражданнары булуларын теләде, һәм паспортлар белән бергә истәлек бүләкләре дә тапшырды. 
– Улыбыз Раилнең Россия көнендә паспорт алуы – безнең өчен икеләтә шатлык, - диләр Гөлшат һәм Рамил Ширеевлар. – Ул Сарман урта мәктәбенең җиденче сыйныфын тәмамлады. Яхшы укуын, спорт белән шөгыльләнүен дәвам итсен, куйган максатына ирешсен. 
Каташ Каран мәктәбе укучысы Диләрә Сәлимованың әнисе Гөлнара ханым да сөенечен яшерә алмый. 
– Россия бәйрәме көнендә кызымның Россиянең тулы хокуклы гражданы булуы – зур горурлык, - ди ул. – Абыйсы Самат тугызынчыны тәмамлады, имтиханнар тапшырды. Рус теленнән югары баллар алды, калганнарыннан да яхшыга өметләнәбез. Яхшы кешеләр булып үссеннәр, үзләре теләгән һөнәрне үзләштереп, уңышларга ирешсеннәр.

Энҗимә Габдрәхимова язмасы һәм фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев