САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Районның яшь гражданнары паспортлы булдылар

Районның биш укучысы кулларына хокукларын билгели торган төп документ алдылар.

Бүген районның биш укучысы - Ринат Гыйләҗев, Алмаз Хафизов. Илназ Ильясов, Радик Вәлиев, Камилә Хәйретдинова кулларына хокукларын билгели торган төп документ алдылар. Истәлекле көннәре белән тәбрикләп, яшь гражданнарга паспортларын район башлыгы Фәрит Хөснуллин тапшырды. Миграция хезмәте идарәсенең район бүлекчәсе инспекторы Гөлнара Фатыйхова, “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Гөлшат Салихова да укучыларга үз хокуклары турында аңлаттылар, матур теләкләрен җиткерделәр.
Чара 12 июнь – Россия көне уңаеннан үткәрелде. Аны районның Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музее коллективы, район үзәкләштерелгән китапханә, мәдәният йорты хезмәткәрләре әзерләгәннәр. Соңыннан чарада катнашучылар Россия Федерациясе гимнын башкардылар.

Альбина Сабирова язмасы, фодолары һәм видеолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев