САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Районның яшь армиячеләре җәйге лагерьдә ял итәчәкләр 

Бүген Сарман урта мәктәбе базасында яшь армиячеләрнең җәйге лагере сменасын ачу тантанасы булды.


Шул уңайдан анда хәрби-гамәли спорт төрләре буенча ярышлар узды. Тантанада район Башкарма комитеты җитәкчесе Әлфис Мөхәммәтгәрәев, хәрби комиссар Дашгын Гасанов, комиссариат ветераннары Атлас Әсфәндияров, Рафаэль Газизуллин, район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Илгизәр Гаделшин, ДОСААФ оешмасы җитәкчесе Альберт Хаҗиев, мәгариф бүлеге белгече Илдар Һадиев катнаштылар. Яшь армиячеләр пневматик винтовкадан ату, автомат сүтеп-җыю, турникта тартылу, гомумигаскәри саклану комплектын кию (ОЗК) буенча көч сынаштылар. Җиңүчеләргә грамоталар тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев