САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Районның ялгыз яшәүче өлкәннәренә аерым игътибар күрсәтелә

Республиканың Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы 2019 елның 25 мартында “2019 елда йорт хуҗалыклары составында башка теркәлгән затлар булмаган ялгыз яшәүче 70 яшькә кадәрге һәм аннан өлкәнрәк ялгыз гражданнарның тормыш хәлләрен белешү өчен өйләренә йөреп тикшерү үткәрү турында” боерык чыгарды.

Аны үтәү максатыннан, составына  “Шәфкатъ” үзәге белгечләре, социаль хезмәткәрләр, җирле үзидарә органнары вәкилләре, район янгын күзәтчелеге һәм коммуналь хезмәтләр вәкилләре  кергән эшче төркем  районның төрле торак пунктларында, шул исәптән Җәлил бистәсендә дә күчмә чаралар уздыра. Эшче төркем өлкәннәрнең яшәү шартларын тикшерә: торак биналарның төзеклеге, ишегалларының торышы, җылыту системасының эшкә сәләтлелеге, мич, үзәкләштерелгән җылыту системаларының, газ, электр приборларының эшкә сәләтлелеге һәм башкалар. Өлкәннәрнең һәм инвалидларның өйдә социаль ярдәм күрсәтүгә мохтаҗлыгы да сорала. Өлкән яшьтәге гражданнар белән янгынга каршы профилактик эш алып барыла: көнкүреш приборларын, газ җиһазларын, мичләрне, электр җиһазларын куркынычсыз эксплуатацияләү буенча һәм янгын вакытында үз-үзеңне ничек тоту турында янгын куркынычсызлыгы инструктажлары үткәрелә, өйләрдә урнаштырылган янгын чыгу куркынычын автомат рәвештә белдерүчеләрнең (АПИ) эшен тикшерә. Өлкәннәргә шулай ук  ашыгыч хезмәтләрнең телефоннары, социаль яклау территориаль бүлеге һәм «Шәфкатъ» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге җитәкчеләре һәм белгечләренең телефон номерлары язылган мәгълүмати листовкалар,  социаль мошенниклар белән үз-үзеңне ничек тоту, янгын куркынычсызлыгы булганда ничек сакланырга кирәклеге турында брошюралар таратыла.

Гөлнара Хуҗина, “Шәфкать” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге дирекроры.

    Фото:https://pixabay.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев