Бүген районның унберенче сыйныф укучылары соңгы имтиханнарын тапшыралар.
Аны информатика һәм ИКТ белән биология фәннәрен сайлаган чыгарылыш укучылары бирә. Иртәгә тугызынчыларның соңгы имтиханы - тарих һәм географиядән. Аны 110 укучы тапшыра. Уңышлар сезгә, балалар! Аллаһы Тәгалә "тел ачкычлары" бирсен!
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз