САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Районның “Татар егете, татар кызы” җиңүчеләре билгеле

Бүген Илһам Шакиров исемендәге балалар сәнгать мәктәбендә “Татар егете, татар кызы” район бәйгесе узды.

Чарада район балалар бакчаларыннан 12 бала катнашты. Нәниләрнең чыгышларын район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова, Бөтендөнья татар конгрессының Региональ татар хатын-кызларының “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы вәкиле Миләүшә Гамирова, оешманың Сарман бүлеге җитәкчесе Ильмира Салихова, Җәлил бүлекчәсе җитәкчесе Гүзәлия Гарипова бәяләделәр. Балалар иң элек үзләре белән таныштырдылар, музыкаль сәләтләрен күрсәттеләр. Аннан яраткан шөгыльләре белән таныштырдылар. Нәтиҗәдә Җәлил поселогының “Аленушка” балалар бакчасында тәрбияләнүче Резедә Зарипова һәм Сарманның “Ләйсән” балалар бакчасыннан Салават Сәрвәров Гран-прига ия булдылар. Җәлилнең “Әкият” бакчасыннан Әминә Гаязетдинова, Юлтимер балалар бакчасыннан Дамир Хәбибуллин беренче урынны яуладылар. Сарманның “Лилия” бакчасына йөрүче Ралина Фәррахова, “Сандугач”тан Эльза Солтанова, Азалактан Айваз Никоноров икенче булдылар. Сарманның “Кояшкай” балалар бакчасыннан Раил Гарипов, Александровкадан Лилия Гарипова, Петровка Заводтан Альмир Фәрхетдинов, Җәлилнең “Теремкәй” бакчасыннан Әмир Сафиуллин, поселокның “Каенкай” бакчасыннан Зәринә Вәлиуллина да Мактау кәгазьләре һәм истәлек бүләкләре алдылар. Барлык балаларга да Миләүшә апалары бүләкләр әзерләгән иде. Ул кызларга – көмеш алкалар, егетләргә флешкалар һәм барысына да китаплар бүләк итте.

Балалар катнашындагы видеоларның дәвамы бар, хөрмәтле дуслар. Күзәтеп барырга онытмагыз!

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев