САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Районның иң ярдәмчел әйдаманы кайсы мәктәпнеке

.

Азалак төп гомуми белем бирү мәктәбендә “Иң яхшы әйдаман” республика конкурсының муниципаль этабы үтте. Әлеге бәйгедә районыбызның төрле мәктәпләрендә белем алучы иң актив 15 укучы катнашты.

Бәйге 3 этаптан торды. Беренчесендә әйдаманнар үзләре турында видеороликлар аша сөйләделәр. Икенче өлештә алар залда утыручыларга мастер-класслар күрсәттеләр. Өченче этапта иң яхшы әйдаман исеменә дәгъва кылучылар үзләре үткәрәчәк чараны хөкемдарларга тапшырдылар. Катнашучыларның һәрберсе дә бирелгән биремнәрне үтәп, жюри әгъзалары алдында үзләренең бар осталыкларын да күрсәттеләр.

Азалак мәктәбенең данын 8 нче сыйныф укучысы Йосыф Баязитов яклады. Ул “Иң ярдәмчел әйдаман” номинациясендә җиңүче булды. Киләчәктә аңа бары тик уңышлар гына телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев