САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Районның ашлык җыю комбайннарына техник күзәтү үтә

.

6 һәм 8 июль көннәрендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Сарман муниципаль районы бүлеге башлыгы тарафыннан, элек расланган график һәм гаризалар нигезендә, “Сарман” һәм “Нөркәй” агрофирмаларының ашлык җыю комбайннарына техник карау уздырылды. Чарада район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре дә катнаштылар. Тикшерү вакытында теркәү документлары, тиешле категорияле таныклык, янгын сүндерү чаралары булу һәм комбайннарның техник торышы аерым игътибарга алынды.
- Техник карауга барлыгы 32 берәмлек ашлык җыю комбайны тәкъдим ителде. Техник карау нәтиҗәләре буенча комбайннарның техник карауга югары әзерлекле булуын билгеләп үтәсе килә. Бу 2020 ел уңышын вакытында һәм сыйфатлы җыеп алу мөмкинлеге бирәчәк, - диде ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең район бүлеге баш дәүләт инженер-инспекторы Альберт Сәлахов.
Районның башка хуҗалыкларында урып-җыю комбайннарына техник карауларны 2020 елның 10 июленә кадәр төгәлләү планлаштырыла.

Реклама

Альбина Сабирова язмасы һәм фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев