Ана булуга һәм гаилә кыйммәтләренә дан җырлаучы «Нечкәбил» Республика бәйгесе инде унберенче тапкыр үткәрелә. Быел ул Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов булышлыгында уза. Үткән ун ел эчендә «Нечкәбил» мөһим социаль-мәдәни проектка әверелде, аны татарстанлылар үрнәк гаиләләрнең дәрәҗәсен күтәрә торган проект буларак кабул итәләр. Бәйгенең хәзер зона турлары уза. Иртәгә - 20...
Ана булуга һәм гаилә кыйммәтләренә дан җырлаучы «Нечкәбил» Республика бәйгесе инде унберенче тапкыр үткәрелә. Быел ул Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов булышлыгында уза. Үткән ун ел эчендә «Нечкәбил» мөһим социаль-мәдәни проектка әверелде, аны татарстанлылар үрнәк гаиләләрнең дәрәҗәсен күтәрә торган проект буларак кабул итәләр. Бәйгенең хәзер зона турлары уза. Иртәгә - 20 июньдә Мамадышта үтә торганында безнең районнан да ике ханым катнаша: Миләүшә Хәкимуллина - Сарман сәнгать мәктәбе укытучысы, Регина Хаҗиева - Җәлилнең «Әкият» балалар бакчасы тәрбиячесе. Аларга уңышлар телибез.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз