САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Районнан 1415 бала җәйге лагерьларда ял итәчәк

Күз ачып йомарга да өлгермәдек, 2021-2022 уку елы тәмамланырга да бер ай гына чамасы вакыт калган инде.

Чыгарылыш сыйныф укучылары имтиханнар тапшыру, уку йорту сайлау белән мәшгуль булсалар, кечерәкләр кайсы кайда ял итәчәкләр. Балаларның күпчелеге җәйге лагерьларга барачак.
Җәйге каникуллар чорында районнан барлыгы 1595 бала лагерьларда ял итәргә тиеш. Иң күп сан 21 көнлек көндезге торулы (мәктәп алды) лагерь сменасына туры килә. Анда 730 бала ял итәчәк.  330 бала шундый ук лагерьның җиде көнлек сменасына барачаклар, дип көтелә. Стационар лагерьларда да берничә төрле смена каралган. Профильле смена ике төрле дәвамлыкта булачак. Аның 18 көнлегенә 180 бала барса, җиде көнлегендә 100 бала булачак. Муниципаль һәм дәүләт хезмәткәрләренең балалары шундый ук лагерьларда 21 көн дәвамында ял итә алалар. Андыйларга 60 квота бүленеп бирелгән. Ә менә коммерцияле һәм коммерцияле булмаган оешмалар хезмәткәрләренең балалары азрак санда – алар нибары унау.
18 көнлек сменалы хезмәт һәм ял лагерьлары районнан 150 бала барачак, дип фаразлана. Төрле сәбәпләр аркасында авыр тормыш хәлендә калучы балалар өчен стационар лагерьлардагы җиде көнлек сменада биш бала катнашачак, дип көтелсә, 21 көнлегенә ике тапкыр күбрәк бала барачак.
Палатка тибындагы лагерьларга җиде көнлек махсус сменага Сарман районыннан егерме бала ял итәчәк. Җәйге лагерьларда ял итүче һәрбер балага Татарстан Республикасы (күпчелеге) һәм җирле бюджетлардан акчалар бүленеп бирелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев