САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Районга төзелеш министры урынбасары килде 

Районыбыз төзелеш мәйданына әверелде: төзелеш һәм капиталь ремонт программалары буенча иртә яздан ук эшләр башланды. Кайбер объектларда ул кыш көне дә туктап тормады. 



- Афәрин, матур эшләрегез күп. Куандыра: район яңара, төзекләнә, - диде ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илдус Насыйров, кичә районга эшлекле сәфәр белән килгәч. 
Аны муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин каршы алды һәм озатып йөрде. Илдус Наил улы социаль-мәдәни объектларда төзекләндерү эшләрен карады. Ул район үзәк шифаханәсендә, мәдәният бүлегендә, район Башкарма комитетының архив бүлегендә булды. Объектларда төзекләндерү эшләре башкаручы подрядчы оешма җитәкчесе Илшат Нуриәхмәтов эшләр барышы белән таныштырды. Аннан министр урынбасары район хакимиятендә җитәкчеләр, төзелеш өчен җаваплы белгечләр белән киңәшмә уздырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев