САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Районга тикшерүчеләр килде

Транспорт сферасында күзәтчелек итү буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча Дәүләт автоюл күзәтчелеге идарәсе 12 июньнән районда тикшерү башлады. Шушы уңайдан 15 июнь көнне район хакимиятендә утырыш үткәрелде. Анда Автотранспорт, автомобиль юллары күзәтчелегенең Кама буе бүлеге начальнигы Анатолий Жаренков, бүлекнең баш дәүләт инспекторы Владислав Забегаев, дәүләт инспекторы Эльвира Хәбибуллина, районда...

Транспорт сферасында күзәтчелек итү буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча Дәүләт автоюл күзәтчелеге идарәсе 12 июньнән районда тикшерү башлады.

Шушы уңайдан 15 июнь көнне район хакимиятендә утырыш үткәрелде. Анда Автотранспорт, автомобиль юллары күзәтчелегенең Кама буе бүлеге начальнигы Анатолий Жаренков, бүлекнең баш дәүләт инспекторы Владислав Забегаев, дәүләт инспекторы Эльвира Хәбибуллина, районда халыкка транспорт хезмәте күрсәтү һәм юл эшчәнлеге тармагында хезмәт куючылар, мәгариф бүлеге һәм ЮХИДИ вәкилләре һәм башкалар катнаштылар.

- Мондый тикшерү быел берничә районда планлаштырылды, - дип хәбәр итте Анатолий Жаренков утырышта.

Тикшерүнең максаты һәм бурычлары - халыкка транспорт хезмәте күрсәтү һәм юл эшчәнлегенең тиешле таләпләргә туры килү-килмәвен бәяләү, бу өлкәдә кагыйдә бозуларны ачыклау һәм кисәтү. Җыеп кына әйткәндә, комиссия районда кешеләрне йөртү белән шөгыльләнүче барлык транспортчыларны да тикшерәчәк. Транспортның торышы, документлар да тикшерүчеләр игътибарыннан читтә калмаячак. Мәктәп укучыларын йөртә торган транспортчыларга аерым игътибар биреләчәк.

Владислав Забегаев транспортчыларга, шоферларга куела торган таләпләр, бу өлкәдә закондагы үзгәрешләр белән таныштырды, җаваплылык турында искәртте.

Тикшерү 20 көн дәвам итәчәк, 12 июльдән дә калмый тәмамланачак. Утырышны алып баручы район Башкарма комитеты җитәкчесе Ләис Нуртдинов барлык хезмәтләрне дә үзара килешеп нәтиҗәле эшләргә чакырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев