САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Районга танылган йөгерешчеләр кайттылар +ВИДЕО

1 март көнне Петровка Завод авыл җирлегендә “Демография” милли проектының “Җәмәгатьчелек сәламәтлеген ныгыту” федераль проектына нигезләнеп, “Сәламәтлек эстафетасы” акциясе үткәрелде. Аның кысаларында ТАССР төзелүгә – 100, Сарман районының 90 еллыгына багышланган танылган спортчылар йөгереше оештырылды.

Спорт бәйрәменә Олимпия чемпионы, җиңел атлетика буенча Рәсәйнең атказанган спорт остасы Гөлнара Сәмитова-Галкина да кайткан иде. Спорт бәйрәмендә катнашучыларны район башлыгы Фәрит Хөснуллин сәламләде. Чыгышы белән Сарман районыннан булган йөгерешчебезгә бәйрәм бик ошады. Йөгереш Петровка Завод - Чукмарлы юлында узды. Анда теләгән һәркем катнаша алды. Районыбыз өлкәннәре чаңгы таяклары белән скандинавларча йөрделәр. Чарада катнашучылар, спортчыларны карарга килүчеләр өчен урта мәктәп янында күңелле бәйрәм программасы булды.
Бу хакта тулырак газетабызның алдагы санында укыгыз.
Альбина Сабирова язмасы һәм фотолары, видеолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев