САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Районга республиканың баш нефтьчесе килде

.

Бүген Җәлил поселогына “Татнефть” җәмгыяте генераль директоры Наил Маганов килде. Аны район башлыгы Фәрит Хөснуллин каршы алды һәм озатып йөрде. Районыбыз кунагы иң элек поселокның беренче санлы урта мәктәбендә булып, җәмгыять ярдәме белән “Республиканың нефть чыгару регионнары мәктәпләрендә санитар үзәкләргә капиталь ремонт” программасы үтәлеше белән кызыксынды, спорт залын, уку кабинетларын, андагы мөмкинлекләрне, җиһазларны карады, өстәмә ярдәм чаралары хакында хәбәр итте.
- Балалар сәламәт булсын өчен, без барысын да эшләргә тиеш. Алар чисталыкны, матурлыкны күреп үссәләр, кечкенәдән шуңа күнексәләр, киләчәктә шундый ук принциплар белән эшләячәкләр һәм яшәячәкләр. Үзеңә хөрмәт башланган җирдә тәртип була, - диде Наил Өлфәт улы.
Баш нефтьче “Батыр” спорт-сәламәтләндерү комплексында да булды, андагы шартлар белән танышты. Балаларга шөгыльләнү урыннары җитәрлекме икәнен белеште.
Агымдагы елда Җәлил поселогының үзәк скверында “Торак һәм шәһәр даирәсе” милли проекты буенча икенче чират төзекләндерү эшләре башкарылды. Бистә кунаклары әлеге ял итү урыны аша да уздылар. Монда да Наил Өлфәт улының төпле киңәшләре, тәкъдимнәре булды.
- Матур, әлбәттә. Әмма җирле халыкның да актив, хуҗалыклы булуы шарт. Чистарту, даими рәвештә чүпләрдән арындырып тору өчен финанс чыгымнар кирәкми, бу – һәркем булдыра ала торган эш, - диде ул.
Әлеге фикерне, халыкка мөрәҗәгатьне ул мәдәният сараенда “Җәлилнефть” идарәсе цехлары вәкилләре һәм бистә ветераннары белән очрашуында да әйтте.
Бу хакта тулырак газетабызның 28 август санында укыгыз.

Альбина Сабирова язмасы, фотолары һәм видеосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев