САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Райондашыбыз Илсөя Бәдретдинова белән сәяхәттән кайтты

Райондашыбыз Гүзәл Кәрәмиева җырчы Илсөя Бәдретдинова белән Төркиядән кайтты. Алар белән бергә сәяхәткә Илсөянең улы да барган. - Елга бер тапкыр ял итеп кайту кирәк. Ашарга әзер, бүлмәңне җыештыралар, рәхәтләнеп күңел ачасың, диңгездә коенасың, барлык эшләр дә онытылып тора. Вәсимә апа Хәйруллина әйтмешли, "все включено" нык ярдәм итте. Иҗат кешесе...

Райондашыбыз Гүзәл Кәрәмиева җырчы Илсөя Бәдретдинова белән Төркиядән кайтты. Алар белән бергә сәяхәткә Илсөянең улы да барган.

- Елга бер тапкыр ял итеп кайту кирәк. Ашарга әзер, бүлмәңне җыештыралар, рәхәтләнеп күңел ачасың, диңгездә коенасың, барлык эшләр дә онытылып тора. Вәсимә апа Хәйруллина әйтмешли, "все включено" нык ярдәм итте. Иҗат кешесе кайда да шул иҗатка тартыла инде. "Огни Анатолии" исемле төрек бию ансамбле концертына бардык. Андагы заманча сәхнә бизәлеше, ут-яктылык, 120 кешедән торган бию коллективы, - дип, искиткеч тәэсирләре белән уртаклашты Гүзәл.

Алар кайтырга кузгалган көнне көчле җир тетрәве булган. Сәгать төнге икедә кунакханәдән аэропортка кузгалганнар, ә дүрттә ял итүчеләрне эвакуацияли башлаганнар. Катаклизмаларга эләкмәдек, бәла-казалардан Аллам сакласын, диләр сәяхәтчеләр.

Альбина Сабирова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев