САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Райондашыбыз Илһамия Кутусова I дәрәҗә дипломга лаек булды

Бу атнада Әгерҗе районының Кичке Таң авыл җирлегендә "Җир сулышы" Һәвәскәр берләшмәләрнең III Республика конкурсының йомгаклау туры үтте. Анда Экология һәм табигый ресурслар, Урман хуҗалыгы министрлыклары белгечләре, мәдәният йортлары хезмәткәрләре катнаштылар. Конкурска 17 районнан 51 балалар берләшмәсенең эше тәкъдим ителгән иде, Безнең районнан исә Илексаз, Иске Имән, Сөлек, Иске Минзәләбаш,...

Бу атнада Әгерҗе районының Кичке Таң авыл җирлегендә "Җир сулышы" Һәвәскәр берләшмәләрнең III Республика конкурсының йомгаклау туры үтте. Анда Экология һәм табигый ресурслар, Урман хуҗалыгы министрлыклары белгечләре, мәдәният йортлары хезмәткәрләре катнаштылар. Конкурска 17 районнан 51 балалар берләшмәсенең эше тәкъдим ителгән иде, Безнең районнан исә Илексаз, Иске Имән, Сөлек, Иске Минзәләбаш, Каташ Каран һәм Зур Нөркәй мәдәният йортларыннан 6 презентация тәкъдим ителде. Барлык катнашучыларга да диплом һәм истәлек бүләкләре тапшырылды. Зур Нөркәй мәдәният йорты җитәкчесе Илһамия Кутусова "Планетабызны киләчәк буыннарга саклыйк" исемле презентация белән чыгыш ясады, кул эшләреннән күргәзмә оештырды һәм 1 нче дәрәҗә дипломга лаек булды. Конкурсантлар шулай ук "Җир хартиясе" мемориаль ташы янында агач утырттылар һәм кул эшләре буенча мастер-классларда катнаштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев