САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Райондашыбыз Миргаяз Рамазановны гомер бәйрәме белән тәбрикләделәр

Ветеранны район башлыгы Фәрит Хөснуллин тәбрикләде, Рәхмәт хаты һәм истәлек бүләге тапшырды

Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, хезмәт ветераны Миргаяз Миргасим улы Рамазанов исеме райондашларга яхшы таныш. Үҗәт, эшлекле, уйлаганын җиренә җиткереп, максатына ирешә белгән, тынгысыз зат булуы аны абруйлы итә. Беренчеләрдән булып эшмәкәрлеккә алынуы да аның тәвәккәл икәнлеген раслый. Җитмеш яшьлек гомер бәйрәмен дә ул кадер-хөрмәттә каршылый. Тормыш иптәше Рәйсә апа, балалары, оныклары бик яраталар үзен. Олуг юбилее белән ветеранны район башлыгы Фәрит Хөснуллин тәбрикләде, Рәхмәт хаты һәм истәлек бүләге тапшырды. Район ветераннар советы рәисе Нәҗип Миңнеголов та Миргаяз абыйга изге теләкләрен җиткерде.

 

Реклама

Альбина Сабирова язмасы һәм фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X