САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Райондашыбыз Гөлнур Зөлкарнаевадан шигъри бәйрәм сәламе

Яңа ел котлы булсын!

Якынлашып килүче
Яңа ел белән сезне.
Яңа елда яңа бәхет,
Шатлыклар көтсен сезне.
Зур уңышларга ирешеп,
Яңа үрләр яулагыз.
Яңа елда теләк теләп,
Дога кылмый калмагыз.
Кайгы-хәсрәтсез тормышта
Сезгә яшәргә язсын.
Сәламәтлек, озын гомер
Аллаһ Тәгалә насыйп кылсын.
Яңа елның һәрбер таңы
Хәере белән тусын.
Яңа ел котлы булсын,
Яңа ел котлы булсын!

Тылсымлы дөнья
Салкын кышларга кердек,
Елгалар бозга катты.
Ак кыш бөтен җиһанга
Ап-ак юрганын япты.
Салкын үзенекен иткән,
Бөтен җирне катырган.
Хәтта тәрәзәләргә матур
Рәсем ясап тутырган.
Кайбер көнне эре-эре
Ява кар бөртекләре.
Уйный-уйный, җиргә төшә
Йомшак кар бөртекләре.
Кояш булса, кар өсләре
Җем-җем килеп торалар.
Әйтерсең, ул кар өстенә
Энҗе сибеп торалар.
Кайчакта кыш, юмартланып,
Көнне матурлап куя.
Агачларны ап-ак итеп,
Ак бәскә төреп куя.
Ә кайвакыт күз ачкысыз,
Котыра кар бураны.
Кар көртләре каплап китә
Урамнарны, юлларны.
Сокланмаска мөмкин түгел,
Бу бит хәйран тамаша.
Урамдагы матурлыкка,
Аклыкка күз камаша.
Салкын, буранлы булса да,
Кыш үзенчә матур ул.
Әкияттә була торган
Бик тылсымлы вакыт ул.
Болар бар да шаккатмалы,
Аллаһының рәхмәте.
Бар да - ул биргән тылсым,
Бар да - аның кодрәте.

Хуш киләсең, Юлбарыс!
Яңа елга бик аз вакыт калды,
Килер юлга чыккан Юлбарыс.
Юлбарыс - ул усал, ерткыч җанвар,
Матур, горур, әмма бик кырыс.
Юлбарысның үткен тырнагыннан
Сирәк терлек качып котыла.
Күпме генә качып котылса да,
Бердәнбер көн барыбер тотыла.
Әй, Юлбарыс, алда эшләнәсе
Күп шул әле синең эшләрең.
Каршылыклар белән көрәшергә
Җитәр микән синең көчләрең?!
Ел буена бик интекте Үгез
Алга җибәрергә дөньяны.
Үкерә-үкерә, тартты дөнья чүбе белән
Шыплап тулган авыр арбаны.
Сизелми дә үтте Үгез елы,
Юлбарыс елы җитә.
Үз урынына Юлбарысны
Үгез калдырып китә.
Ковид дигән кәхәр суккан чирне
Тагып җибәрик без Үгезгә,
Ташлап калдыр тирән чокырга, дип,
Кире кайталмасын дип безгә.
Шулкадәрле көч түккәнгә,
Рәхмәт әйтик, зурлап, Үгезгә.
Ә Юлбарыс инде ышанычлы,
Көчле сакчы булыр ул безгә.
Ел башыннан, сак булыгыз,
Юлбарыс ауга чыга.
Зур уңышлар телик аңа,
Очрамасын аучыга.
Авырлыклар артта калсын,
Һәркем сәламәт булсын,.
Бәхетле мул тормышларда
Яшәргә насыйп булсын.
Дөресен генә әйткәндә,
Хуш киләсең, Юлбарыс.
Безнең барлык теләкләрне,
Зинһар, үтәргә тырыш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев