САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Райондашыбыз өч балага яңа букча бүләк итте

Ел саен районда да “Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит” хәйрия акциясе уздырыла.

Игелек кылырга беркайчан да соң түгел. Изге гамәлләр бары тик сөенеч бүләк итәләр. Балалар куанса, икеләтә рәхәт. Ел саен, яңа уку елы алдыннан, республикада, шул исәптән районда да, “Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит” хәйрия акциясе уздырыла. Аның кысаларында күпбалалы гаиләләрнең беренче сыйныфка баручы ул һәм кызларына уку кирәк-яраклары тутырылган букчалар бүләк итәләр. Акциягә теләгән һәркем кушылып, үзеннән өлеш кертә ала. Сарман авылында яшәүче Айрат Әлмөхәммәтов та район балаларына бүләк ясаган. Игелекле эшмәкәр ярдәме белән Морат Рәмзи исемендәге Әлмәт урта мәктәбенә укырга керүче Сәлимә Сабурова, Сарман урта мәктәбендә укыячак Роман Тумриев, Сарман гимназиясенә керүче Ясминә Абдиева бүген матур букчалы булганнар һәм тырышып укырга сүз биргәннәр.

 

Альбина Сабирова язмасы 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев