САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек саклау

Илексазда тэрбия чарасы узды: райондашларыбызга ВИЧ инфекциясе турында нәрсә белергә кирәк?

Дөнья җәмәгатьчелеге 1 нче декабрьне Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне буларак билгеләп үтә. Ул беренче тапкыр 1988 нче елның 1 нче декабрендә, барлык илләрнең сәламәтлек саклау министрлары очрашуында ВИЧ/СПИД буенча мәгълүмат алмашуны киңәйтүгә өндәмә булгач, билгеләп үтелә. Россиядә ВИЧ-инфекция белән авыручылар саны арта бара. Инфекциянең таралуы буенча ил дөньяда 52...

  • Дөнья җәмәгатьчелеге 1 нче декабрьне Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне буларак билгеләп үтә. Ул беренче тапкыр 1988 нче елның 1 нче декабрендә, барлык илләрнең сәламәтлек саклау министрлары очрашуында ВИЧ/СПИД буенча мәгълүмат алмашуны киңәйтүгә өндәмә булгач, билгеләп үтелә. Россиядә ВИЧ-инфекция белән авыручылар саны арта бара. Инфекциянең таралуы буенча ил дөньяда 52 нче урында тора. Бу - бөтен халыкның 1,1 проценты - вирус йөртүчеләр, дигән сүз. Чагыштыру өчен берничә сан: АКШ - 68 нче урында, халкының 0,6 проценты вирус йөртә, Таҗикстан - 87 нче, Кытай - 115 нче, Казахстан - 119 нчы урында.
    Ел саен бу көнне дөньяның бөтен төбәкләренә таралыш алучы ВИЧ-инфекция һәм СПИДка каршы көрәшү буенча көчләрне ныгытуга хезмәт итә. ВИЧ-СПИД белән бәйле барлык катлаулыкларны аңлап, БМО 1996 нчы елда алты бөтендөнья оешмасы берлеген булдыра. СПИДка каршы көрәш символы булып кызыл тасма санала, бу өлкәдә бер акция дә аннан башка узмый. Бу тасма СПИДның гәүдәләнеше буларак 1991 нче елның язында уйлап табыла. Идея рәссам Франк Муруга карый. СПИД авыруын 1981 нче елның 5 нче июнендә Американың авырулар өстеннән контроль үзәге теркәгән.
    Ботендонья СПИДка каршы көрәш көне уңаеннан Илексаз мәктәбендә төрле чаралар узды. Китапханәдә "Сак бул-СПИД!!!" дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды.
    Сыйныфларда "Тайгак юлдан атлама!"исеме астында класс сәгатьләре узды. 8-9 нчы сыйныф укучылар белән берлектә буклетлар ясалды һәм авыл халкына тартылды. "Сез бүген нинди көн икәнен беләсезме?" дигән сорауга күпчелеге "Спидка каршы көрәш көне" дип җавап бирде. Ә ике авылдашыбыздан "Инвалидлар көне" дигән җавап алдык. Афәрин, авылдашлар! Анысы да хак.
    1-4 нче сыйныфларда "Без барыбыз да бертөрле" исеме астында класс сәгате узды. "Инвалидлар" декадасын бүген башлап җибәрдек. Ул уңайдан бик күп чаралар уздыру күздә тотыла.
    Илексаз мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Гөләндәм Хәлиуллина
  • фото:https://vk.com/atannary алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев