САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Райондашларыбызга Татарстан Республикасының Пенсия фонды Бүлегенең 2017 елдагы эшчәнлеге күрсәткечләре

Пенсия һәм пособия түләү 2017 елда 800 мең эшләмәүче пенсионерларның иминият пенсиясе 5,8% артты (1 февральдән 5,4%, 1 апрельдән 0,38% индексацияләнгән). Августа Пенсия фонды 2016 елда эшләгән 316 мең пенсионерның иминият пенсияләренә еллык корректировка ясады. Нәтиҗәдә, 2017 елда эшләмәүче пенсионерларның уртача еллык иминият пенсияләре күләме 13,2 мен сум тәшкил итте....

Пенсия һәм пособия түләү

2017 елда 800 мең эшләмәүче пенсионерларның иминият пенсиясе 5,8% артты (1 февральдән 5,4%, 1 апрельдән 0,38% индексацияләнгән). Августа Пенсия фонды 2016 елда эшләгән 316 мең пенсионерның иминият пенсияләренә еллык корректировка ясады.

Нәтиҗәдә, 2017 елда эшләмәүче пенсионерларның уртача еллык иминият пенсияләре күләме 13,2 мен сум тәшкил итте.

2017 елның 1 апреленнән дәүләт пенсиясе, шул исәптән социаль пенсия эшләүче һәм эшләмәүче пенсионерларга 1,5% күләмендә индексацияләнде һәм ул арту 80 мең пенсионерга кагылды. Шулай ук еллык уртача социаль пенсия күләме 8 мең сум тәшкил итте.

Татарстанда айлык кереме яшәү минимумыннан түбәнрәк булган пенсионерлар юк. Республикада барлык эшләмәүче пенсионерларга яшәү минимумы күләменә җитәрлек өстәмә социаль түләү уздырыла. 2017 елда Россия Пенсия фонды 84,5 мең гражданинның пенсиясен өстәмә Федераль социаль түләү белән яшәү минимумына тутырды.

2017 елның гыйнварында пенсионерлар 5 мең сум күләмендә бер тапкыр түләү алдылар. Бү түләүне Россиядә яшәүче бөтен пенсионерлар да - шул исәптән 1 130 мең татарстанлылар алды. Бу максатка 5,6 млрд. сум бүленде.

2017 елның 1 февраленнән 345 мең федераль ташлама алучыларның айлык акчалата түләү күләме 5,4% индексацияләнде.

Пенсия фонды бәйрәм көннәре вакытына 2017 елның декабренең соңгы көннәрендә пенсия һәм социаль пособия түләүләренә акча бүлеп бирде. 4 гыйнварьдан башлап "Россия почтасы" пенсияне һәм социаль түләүләрне көндәлек график белән илтеп бирә башлады.

2018 елның 1 гыйнвареннән эшләмәүче пенсионерларның иминият пенсияләре, шул исәптән аерым бер түләүләр, инфляция күрсәткеченнән югарырак, ягъни 3,7% арттырылды. Индексацияләгәннән соң аерым бер түләү

күләме аена 4 982,90 сум тәшкил итә, пенсия балы күләме 81,49 сум тәшкил итә (2017 елда 78,58 сум). Уртача еллык картлык буенча иминият пенсиясе күләме 13 694 сумга кадәр җитте.

2018 елның 1 апреленнән дәүләт пенсия белән тәэмин итү пенсиясе, шул исәптән социаль пенсия эшләүче һәм эшләмәүче пенсионерларга 4,1% арттырычалак. Нәтиҗәдә, уртача еллык социаль пенсия 8 306 сумга җитәчәк.

2018 елның августында Пенсия фонды 2017 елда эшләгән пенсионерларның иминият пенсияларенә корректировка кертәчәк.

2018 елның 1 февраленнән федераль ташламаларга ия булучыларның айлык акчалата түләүләре 3,2% индексацияләнәчәк.

Ана капиталы

Балалары булган гаиләләргә ярдәм итүче Дәүләт программасы кысаларында 11 ай эчендә 2017 елда Пенсия фонды 19 мең ана капиталы сертификаты бирде. Гомумән, программаның 10 ел эшләү дәверенә ана капиталы сертификатын алырга 247 мең татарстан гаиләләре гариза бирделәр (243 мең сертификат бирелде).

Ана капиталы акчаларын тоту өчен иң популяр юнәлеш булып торак шартларын яхшырту тора, әлеге юнәлешне гариза бирүчеләрнең 93,8% сайлаган. Ана капиталы программасы эшли башлаганнан бирле 176 мең татарстан гаиләләре торак шартларын яхшырттылар. Шуларның 153 меңе өлешчә һәм тулысы белән торак кредитларын ана капиталы белән капладылар. Тагын 23 мең гаилә торак шартларын кредиттан башка гына яхшырттылар.

Моннан кала Татарстан Пенсия фонды балалар укытуга 12 мең гариза а , ананың тупланма пенсиясен арттыруга 52 гариза кабул итте.

Ана капиталын тулысы белән 76,7% гаилә кулланды.

2017 елда ана капиталы 453 026 сум тәшкил итте. Ана капиталы программасы эшләү дәверендә 70 млрд. сум акча түләнде.

2018 елдан ана капиталы программасы 2021 елнын 31 декаберенә кадәр озайтылды, ана капиталын мәктәпкәчә белем алуга юнәлдерерү өчен кирәкле өчеллык мораторий алып ташланды, шулай ук 2018 - 2020 елларда аз керемле гаиләләрдә туган икенче һәм аннан соңгы балалар өчен ана капиталыннан ай саен түләүләр кертелде. Бу очракта аз керемле гаиләләргә, кереме бер кешегә РФ субъектында билгеләнгән яшәү минимумыннан 1,5 тапкырдан кимрәк булганнар керә. Айлык түләүнең күләме - бу түләү өчен мөрәҗәгать иткән ел алдыннан килгән елның II кварталында Россия Федерациясе субъектының балалар өчен билгеләнгән яшәү минимумының күләменә тигез була.

Электрон сервис

Пенсия фонды электрон сервисларны алга җибәрү өстендә актив эшләүне дәвам итә. 2017 елда Пенсия фонды сайтында гражданнарның Шәхси кабинетының функцияләре шактый киңәйтелде, нәтиҗәдә кабинет Пенсия фонды буенча бөтен түләүләрне үз эченә ала башлады: пенсия, айлык акчалата түләүләр, пенсиягә федераль социаль өстәмә түләү, социаль ярдәм җыелмасы, ана капиталы һәм башкалар, шулай ук бөтен билгеләнгән социаль түләүләр турында хәбәр алырга була.

Россия Пенсия фонды электрон сервислары Пенсия фонды сайтында һәм дәүләт хезмәтләре порталында гына түгел, смартфоннар өчен мобиль кушымталар белән дә куллану мөмкинлеге бирде. 2017 елда электрон сервислардан 3 млн. тапкыр кулландылар.

Электрон сервислар үсеше дәверендә пенсия фонды пенсия билгеләү буенча гаризаларны электрон рәвештә бирүчеләрнең артуын билгеләп үтә. 2017 елда гражданнардан пенсия билгеләү һәм түләү буенча электрон рәвештә кергән гаризалар уртача Татарстан буенча 86,7% тәшкил итте.

Шулай ук әйтеп үтәргә кирәк, 2017 елда Татарстан Республикасы Россиядә беренче булып дүртенче буын виртуаль клиент хезмәтен эшләтеп җибәрде (ТВКС 4.0) Виртуаль рәвештә клиентларга хезмәт күрсәтү - ул - үзара йогынты ясау системасы, ул - Пенсия фондына мөрәҗәгать итмичә генә ярдәм алуга юнәлдерелгән.

Клиентларга хезмәт күрсәтүне виртуаль рәвештә эшләтеп җибәрү Пенсия фонды клиентларына ярдәм, консультация, документларга заказ бирү һәм телефон аша справка бирү, терминал аша мөрәҗәгать итү, Пенсия фонды сайтындагы Шәхси кабинетны һәм дәүләт хезмәтләре порталын куллану мөмкинчелеген бирә. Моннан кала «Бот», автомат рәвештә пенсия кануннары буенча еш бирелүче сорауларга җавап бирүче мессенджер Телеграм кебек сервислар да эшли.

ФРИ һәм ЕГИССО

2017 елда Пенсия фонды ике федераль проектны тормышка ашыру өстендә эшләүне дәвам итте: инвалидларның Федераль реестры һәм социаль тәэмин итү буенча бердәм Дәүләт информация системасы. ФРИ һәм ЕГИССО дәүләтнең бюджет аша социаль ярдәмен алучы барлык категория гражданнар турында социаль хезмәтләр җыелмасын исәпкә алырга ярдәм итә. Аларның тормышка ашырылуы социаль түләүләрнең нәтиҗәлелеген һәм гражданнарның социаль ярдәм алырга хокукларын арттырырга мөмкинчелек бирәчәк.

Инвалидларның Федераль рееестрына гражданнарга инвалидлык бирелү турында мәгълүмат, МСЭ тәкъдим иткән һәм тормышка ашырылган реабилитацияләү программалары һәм инвалидлар өчен башка социаль түләүләр керә. Бу инвалидларның ярдәм алу өчен кирәк булган документларын күп тапкыр һәм төрле хакимият органнары арасында документ алышудан котылырга ярдәм итә. Инвалидларның Федераль реестры ярдәмендә Дәүләт "бер тәрәзә"программасы аша төрле параметрлар буенча инвалидларга ярдәм программасын анализлау өчен мәгълүмат ала ала - бу реабилитация өчен кирәкле техник чаралар белән тәэмин итү яки белем бирү хезмәтен күрсәтү.

Инвалидларның федералҗ реестры мәгълүмат системасы буларак 2017 елның 1 гыйнварендә эксплуатациягә кертелде. 2016 елның ахырыннан тәҗрибә рәвешендә инвалидның Шәхси кабинеты һәм мобиль кушымтасы эшли башлады.

2017 елда Татарстан Республикасы инвалидлык буенча пенсия билгеләү һәм «инвалидларның Федераль реестры» Дәүләт Федераль мәгълумат системасыннан алынган төп мәгълүмат нигезендә ай саен акчалата түләү буенча пилот проектына кертелде.

ЕГИССО - Россиядә персональ рәвештә халыкка социаль ярдәм күрсәтү чаралары турында хакимият органнарына актуаль информация бирәчәк һәм ул чараларны берләштерәчәк. Шушы тулы мәгълүматларны бер урыннан ала алу хакимият органнарына халыкны социаль яктан тәэмин итү өчен һәр гражданин турында тулы мәгүлүмат бирәчәк һәм аның социаль ярдәмгә мохтаҗлыгы турында карар кабул итәргә булышачак.

2017 елда Россия Пенсия фонды ЕГИССО платформасын эшләүне тәмамлады, системаны тәҗрибә рәвешендә эксплуатациягә кертте һәм бу мәгълүматлар белән дәүләт хакимияте органнарын тәэмин итәчәк. ЕГИССО кулланышка 2018 елның гыйнвар аеннан кертелде. Моннан кала 2018 елда дәүләт хезмәтләре порталында гражданнар өчен бердәм дәүләт социаль хезмәтләр күрсәтү системасыннан мәгълүматлар алу сервисы эшли башлаячак.

Горячая линия ПФР 8 800 302 2 302

Контакт-центр Отделения ПФР по РТ (843)279-27-27

Онлайн консультация в Telegram +7 (927)419-27-27, Bot Telegram telegram.me/PFRTATARbot Интернет-сайты www.pfrf.ru , sprrt.ru www.vk.com/pfr_rt, www.facebook.com/pfrrt, www.twitter.com/PFR_TATARSTAN

www.ok.ru/group/58408636907571 telegram.me/opfr_rt Пресс-служба ОПФР по РТ (843)279-25-13, pressa.pfr@gmail.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев