САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек саклау

Райондашларга кардиологлардан киңәшләр

Бар дөньяда иң еш очраган үлем сәбәбе – йөрәк һәм кан тамырлары авырулары. Йөрәк сәламәтлеген ничек сакларга? Моның өчен ничек яшәргә, нәрсә ашарга? Ә нәрсә ярамый? Кайчан табибка мөрәҗәгать итәргә? Бу уңайдан кардиолог­лар киңәшләренә колак салу мөһим.

“Омега-3”кә бай ризыклар ашагыз


Бу хакта күпләрнең ишеткәне бардыр. “Омега-3” мае булган азык бик файдалы. Ул җитен маенда, майлы балыкта, чикләвек һәм көн­багышта бар. Алар организмнан начар холестеринны чыгара, кан тамырларын чистарта, йөрәк мускулы эшчән-леген ныгыта.

Йорт хайваннары майларын киметәбез


Акмай, майлы ит, маргарин, сыр күп куллану безнең кан тамырларын тыгылдыра, инсульт һәм инфарктны якынайта. Аларны мөм­кин кадәр чикләргә һәм яшелчә-җимешкә өстен-лек бирергә кирәк.

Тозны чикләү мөһим!


Натрийны чамадан тыш куллану кан басымын күтәрә, димәк, йөрәк авырулары хәвефен арттыра. Сәламәтлек яхшы булсын өчен тозны кө-ненә 3-5 грамм кулланырга кирәк. Кызганычка каршы, бүген һәркем диярлек тозны моннан күпкә артыграк куллана.

Калий һәм магний кулланыгыз


Алар йөрәк өчен иң файдалы минераллар. Калий кузаклыларда, яшел аш тәмләткеч­ләрдә, бәрәңгедә, чик-ләвекләрдә, күрәгәдә күп. Ә магний кабак төшендә, шоколадта бар. 

Су эчегез


Туклануга игътибар иткәндә су турында онытмаска кирәк. Сәламәт организм өчен көненә ки-мендә ике литр чиста су кирәк. Чәй, каһвә, аш мон-да керми. Су җитмәү канны куерта һәм тромблар китереп чыгара. 

Шәраб ярыймы?


Көненә 150 миллилитр гына сыйфатлы шәраб куллану файдалы дигән фикер бар. Бу эчемлектәге флавоноидлар кан тамырларын ныгыта, начар холестеринны чыгара икән. Ләкин аны 150 миллилитрдан артык куллану сәламәтлеккә күпкә начар йогынты ясый. Шуңа күрә чаманы белмәүчеләргә аны бөтенләй кулланмаска кирәк.

Баскыч булганда, лифтны оныт!


Йөрәк сәламәтлеге хакында сөйләгәндә кардионагрузкаларны искә алмый булмый. Йөрәк-кә хәрәкәт бик файдалы. Иң гадие – баскычтан җәяү менү. Гимнастика бик яхшы. Чамадан тыш физик йөкләнеш­ләр, хәл-дән тайганчы күнегү­ләр ясау йөрәк өчен бик файдалы түгел. 

Ятып авырыгыз


Ягъни, аяк өсте түгел. Әлбәттә, хәзер грипп-салкын тию чирләренең билге­ләрен баса торган дарулар күп. Ләкин авыр­ганда эш­ләр­дән аерылып тору, яту мөһим. Югыйсә, йөрәккә зур зыян килә. 2-3 көн урын өстендә ятып, яхшылап терелеп бетү соңыннан ел буе катлаулылыкларны дәвалауга караганда яхшырак.

Елмаеп, шатланып яшәгез!


Йөрәк-кан тамырлары хирурглары тикшеренүләр үткәргән һәм нәтиҗә ясаган: көлү киеренкелекне бетерә, кан әйләнешен яхшырта, кан тамырларының сыгылмалылыгын ныгыта.

Ялгызлыктан котылыгыз!


Теләсә кем белән бул­ганчы берүзем яшәү яхшырак, дип яши горурлар. Ләкин кардиологлар каршы фи­кердә. Ялгызлык йөрәкнең ишемия авыруын – 29, инсульт хәвефен 32 процентка арттыра. Хәтта симерү дә азрак начар йогынты ясый. Уйланырга урын бар кебек...

Кайчан кардиологка мөрәҗәгать итәргә?


Күкрәк уртасы яисә сул ягы авыртса, авырту муенга, ияккә, кулларга, аркага таралса, физик эштән соң бу авыртулар көчәйсә, табибка күренү мотлак. Ә бу билгеләр кинәт кенә беренче тапкыр башланса яисә таныш авыртулар кинәт көчәя башласа, ашыгыч ярдәм чакырырга кирәк. 
Һава җитмәү, тын алу авырлашу, йөрәк тибеше бозылу, пульсның бик еш яисә сирәк булуы сезгә белгечкә мөрәҗәгать итү зарурлыгы хакында сөйли. Хәлсезлек, күз алды караңгылану да яхшы билге түгел. Һушны югалтып егыл­ган очракта ашыгыч ярдәм чакыртырга кирәк.

Кан басымын контрольдә тотыгыз!


Кан басымының югары күтәрелүе дә, бик түбән тө­шүе дә хәвефле. Кан басымының 140/90нан югары булуы инсульт, инфарктка китерергә мөмкин, кан тамырларының спазмы аркасында органнарга кислород, файдалы матдәләр җитми. 
Түбән кан басымында (90/60тан да түбәнәйсә) кеше аңын югалтырга мөмкин, баш мие кислород ачлыгы кичерә. Югары кан басымындагы кебек, бу очракта да ишемия инсульты хәвефе зур.

Иреннәр зәңгәрләнсә, аяклар шешенсә...


Иреннәрнең зәңгәрсу булуы үпкәләр һәм йөрәк белән проблемалар хакында сөйли. Канда кислород аз, димәк. 
Аяклар шешенү дә еш кына йөрәк җитешсезлеге хакында хәбәр итә. 
Мондый хәлләр күзәтелгәндә, табибка күренү мотлак.

Нәсел авыруларына игътибар итегез!


Әлбәттә, нәселдәге чирләр – авыру билгесе түгел. Ләкин нәселегездә кинәт кенә үлеп китүчеләр бар икән, табибка мөрәҗәгать итеп, тикшерелү хәерле. Кызганычка каршы, йөрәк-кан тамырларының нәселдән бирелүе сирәк күренеш түгел.
Спорт белән актив шөгыльләнә башларга уйлаган балаларга да, өлкәннәргә дә башта кардиолог консультациясе мотлак. 

https://kiziltan.rbsmi.ru

Фото:https://pixabay.com/ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев