САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Райондашлар,белеп торыгыз:эшкәртелгән ит куллану кешедә яман шеш барлыкка килүгә китерергә мөмкин

Эшкәртелгән ит куллану кешедә яман шеш баш калкытуына китерергә мөмкин. Глазго университеты галимнәре шундый нәтиҗәгә килгән, дип хәбәр итә РИА «Новости». Алар тикшеренүләр үткәреп, көненә 9 грамм ит продуктлары куллану да яман шеш баш калкыту куркынычын арттыруын ачыклаган. Биредә сүз атнасына өч телем колбаса яки ике сосиска ашау хакында бара....

Эшкәртелгән ит куллану кешедә яман шеш баш калкытуына китерергә мөмкин. Глазго университеты галимнәре шундый нәтиҗәгә килгән, дип хәбәр итә РИА «Новости».

Алар тикшеренүләр үткәреп, көненә 9 грамм ит продуктлары куллану да яман шеш баш калкыту куркынычын арттыруын ачыклаган. Биредә сүз атнасына өч телем колбаса яки ике сосиска ашау хакында бара.

Галимнәр урта яшьтәге 260 мең хатын-кыз арасында күзәтүләр алып барган. Тикшеренүләр күрсәткәнчә, эшкәртелгән ит кулланучыларда сөт бизләрендә яман шеш барлыкка килү ихтималы 15 процентка арткан.

Реклама

Моңа кадәр Бингемтон университеты галимнәре ит ашау канәгатьлек хисе китерүен һәм кәефне күтәрүен раслаган иде.

http://tatar-inform.tatar

фото:https://pixabay.com/ru/photos/ алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X