САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Райондашлар,белеп торыгыз:экспертлар 2018 елда бәрәңге бәясе артачагын фаразлый

2017 елда Россиядә барлыгы 22 миллион тонна бәрәңге җыеп алынган, аның 15,5 миллион тоннасы шәхси хуҗалыкларда үстерелгән. 2018 ел башында бәрәңге бәясе артачак, дип белдерә Аграр базар конъюнктурасы институты экспертлары. Аларның сүзләренчә, моңа Россиядә үстерелгән бәрәңге гадәттәгедән иртәрәк бетүе сәбәпче булачак, дип яза «Интерфакс». Агымдагы елның апрелендә бәрәңге бәясе соңгы...

2017 елда Россиядә барлыгы 22 миллион тонна бәрәңге җыеп алынган, аның 15,5 миллион тоннасы шәхси хуҗалыкларда үстерелгән.

2018 ел башында бәрәңге бәясе артачак, дип белдерә Аграр базар конъюнктурасы институты экспертлары.

Аларның сүзләренчә, моңа Россиядә үстерелгән бәрәңге гадәттәгедән иртәрәк бетүе сәбәпче булачак, дип яза «Интерфакс». Агымдагы елның апрелендә бәрәңге бәясе соңгы биш елда иң югары ноктага менгән иде.

2017 елда Россиядә барлыгы 22 миллион тонна бәрәңге җыйганнар, аның 15,5 миллион тоннасы шәхси хуҗалыкларда үстерелгән. Шул ук базарга читтән 530 мең тонна кертелгән. Нигездә, бәрәңге Мисырдан кертелә.

Экспертлар фаразларына караганда, суган, чөгендер, кәбестә һәм кишер бәяләре үзгәрешсез калачак, әмма киләсе елда аларның табыш китермәве сәбәпле, җитештерүчеләр чәчү мәйданнарын кыскартырга мөмкин, дип хәбәр итә «360» телеканалы.

http://tatar-inform.tatar/

Фото:https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев