САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Райондашлар Президент Указын хуплый

4 ноябрьдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Болгар ислам академиясе һәм "Казан Мәрьям Ана иконасы соборын булдыру турында"гы Указны имзалады. Райондашлар бу турыда үз фикерләрен белдерәләр. Назыйм Мәхмүтов, Карашай-Саклау авылы: - Мин тулай торак, клуб, мәктәп, интернатка әйләндерелгән, манарасы киселгән мәчетләрне дә, бәрәңге, икмәк саклау урыннарына әйләнгән чиркәүләрне дә шактый...

4 ноябрьдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Болгар ислам академиясе һәм "Казан Мәрьям Ана иконасы соборын булдыру турында"гы Указны имзалады. Райондашлар бу турыда үз фикерләрен белдерәләр.

Назыйм Мәхмүтов, Карашай-Саклау авылы:

- Мин тулай торак, клуб, мәктәп, интернатка әйләндерелгән, манарасы киселгән мәчетләрне дә, бәрәңге, икмәк саклау урыннарына әйләнгән чиркәүләрне дә шактый күрдем. Узган гасырның 80 нче елларында, мин әле ВЛКСМның Казан шәһәре Бауман район комитетында эшләгәндә, безнең оешмага Казан тәмәке фабрикасы (1941-2004) коллективы да карый иде һәм миңа бу оешма кешеләре белән еш аралашырга туры килде. Шул вакытта мин, элек бу территориядә Казан Мәрьям Ана иконасы хөрмәтенә дип аталган монастырь булганын белдем. Шартлату, җимерелүдән соң да шактый корылма калган һәм кешеләргә хезмәт итә иде әле ул вакытта. 2016 елның 21 июлендә Казан Мәрьям Ана соборына нигез ташы шунда салыначак дип уйлыйм. Собор да кирәк, Болгар Ислам академиясе дә кирәк. Президентыбыз Указга кул куйган өчен түгел, моннан 80-90 еллар элек артык күп җимереп ташлаганыбыз өчен кирәк. Бу дини хисләр белән уйнау түгел, бу толерант булып кылану түгел, православие яки исламга ялагайлану, берәрсенә өстенлек бирү түгел - бу түләп бетереп булмый торган әҗәтнең бер өлешен кайтару.

Александр атакай, Җәлил бистәсе:

- Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның бу Указы, нинди диндә булуына карамастан, республикада яшәүче һәркемне куандыргандыр. Узган гасырның 30нчы елларында җимерелгән Казан соборын булдыру тарихи гаделлекне торгызу гына түгел, ә күпмилләтле республикабызның рухи яңарышы символы да булып тора. Документка нәкъ Казан Мәрьям Ана иконасын хөрмәтләү, илебезнең баскынчылардан азат ителү көнендә кул куелу тагын бер кат куандыра.

Болгар академиясен булдыру югары белемле дини белгечләр әзерләүгә генә түгел, ә конфессияара татулык һәм бердәмлекне ныгытуга да хезмәт итәчәк. Татарстанда традицион ислам сөйләшү өчен һәрчак ачык һәм ул чын мәгънәсендә тынычлык дине булып тора.

Республика җитәкчелегенең бүгенге җиңел булмаган вакытта җәмгыятьнең рухи-әхлакый халәте турында кайгыртырга мөмкинлек табуы киләчәккә өмет уята һәм җирле дини оешмалар да алга таба да хакимиятнең аңлавына һәм өметләнә алылар, дип ышанасы килә.

Шулай ук укыгыз:

Татарстанда Болгар ислам академиясе белән Казан Мәрьям Ана иконасы соборы пәйда булачак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев