САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Райондашлар корбанга сарыкны теләсә каян алырга тиеш түгелләр

Мөселман халкының изге бәйрәмнәренең берсе – Корбан гаете якынлаша.

Дин кардәшләребез, корбан чалдыру нияте белән, бу көннәрдә сарык һәм башка мал-туар сатып ала. Тик бәйрәм мәшәкатьләре иминлек турында да оныттырмасын иде. Корбанга малны читтән сатып алганда, төрле йогышлы авыруларны булдырмас өчен, ветеринария белгечләренә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Районга терлекне бары тик ветеринария оешмасы белешмәсе булган очракта гына кайтартырга мөмкин. Бу таләпләр мал алып кайтып сату белән шөгыльләнүчеләргә дә кагыла. Республикага читтән терлек кертелгәндә, баш ветеринария идарәсенең рөхсәте булу шарт.
Камил Ульмаскулов, район ветеринария беләшмәсе начальнигы урынбасары.

Фото:https://pixabay.com/ru/photos/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев